Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грей белән... хушлашу?

«Мин китәм!» дип башлый ул сүзләрен...


Татар эстрадасында соңгы елларда зур казаныш алган танылган җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин), хушлашып, социаль челтәр аша тамашачыларына мөрәҗәгать итте. 
«Мин китәм!» дип башлый ул сүзләрен. Хәзерге вакытта Радик дуслары белән Башкортстандагы Агыйдел елгасында йөзүләре хакында хәбәр итә. Милли проектына нокта куячак икән ул. Агыйделдән кайткач язылачак татар һәм башкорт телендәге җырлары бу елда соңгылары булачак. Бу – аның милли эстрада киңлекләрендә 16 еллык иҗат юлына нокта булачак. Бу датаны 2023 елның язында «Татнефть Арена» һәм «Уфа Арена» концертлар залында концерт белән билгеләп үтәчәк җырчы. «Лужники» стадионы залында узачак концерт эпилог булачак, ди.
«Мин көчемнән килгәнне эшләдем. Аңларсыз дип ышанам. Иң мөһиме – минем иҗат репертуарым аша балалар туган телләре белән кызыксына башлады. Алга барырга кирәк», – ди Радик. 
Җырчының тагын бер хәбәре бар әле. Хатыны белән Мәскәүгә күченеп китәчәкләр икән. Бу эшне кайтуга ук башкарачак алар. Рус телендә бик күп материал туплавы, ә Казан белән Уфа арасында йөреп, ул проектны үстереп булмаганын аңлый Элвин Грей. Шуңа күрә күченергә хәл иткәннәр. «Тиздән мине федераль каналларда күрерсез дип ышанам», – ди артист. «Кемгәдер минем карарым ошамас, үз халкыңа хыянәт иттең, дип язучылар да булыр. Кемдер минем китүемә шатланыр гына, ниһаять, милли эстрадада тынычлык урнашыр, дияр», – дип дәвам итә ул.
Татар һәм башкорт эстрадасындагы иҗат юлына нәтиҗә ясап, Башкортстанга да, Татарстанга да рәхмәт әйтә җырчы. «Татарстанда миннән зур артист ясадылар, күкләргә чөйделәр. Йөрәгем тибүдән туктаганчы бу хакта онытмам», – дип сүз бирә. 
Элвин Грей мөрәҗәгатендә тамашачылардан гафу үтенергә дә кирәк тапкан. «Матбугатта яңгыраган  кайбер фикерләрем һәм персоналарга (Салават абый, Гүзәл, Фирдүс) кагылышлы сүзләрем белән борчылырга мәҗбүр иткәнем өчен  гафу үтенәм. Кайвакыт сәхнәдә үз-үземне тотышым да дөрес булмагандыр (Янаул, гафу ит). Кайчак сезнең өметләрне аклый алмадым... Аңлагыз һәм гафу итегез», – дип яза. 
Шулай ук милли шоу-бизнеста ярдәм кулы сузган иҗади әниләренә – Хәния Фәрхи һәм Хәмдүнә Тимергалиевага да рәхмәт әйтә җырчы: «Алар мине һәрвакыт якладылар, мине кыерсытырга ирек бирмәделәр. Үземә ышанычны арттырдылар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар