Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Елның иң яхшы актерлары билгеләнде

Республиканың төп театраль премияләрен тапшыру “Тантана”сы быел тамашачыларсыз узды.  


Республиканың төп театраль премияләрен тапшыру “Тантана”сы быел тамашачыларсыз узды.  

Мәдәни чаралар үткәрү вакытлыча туктатылды дип республика театрлары   кул кушырып утырмый. Алар он-лайн режимда эшләүгә күчтеләр. Апрельдә спектакльләрне онлайн режимда күрсәтергә уйлыйлар. Беренче карлыгачы – театр сәнгатендәге иҗади  казанышлары өчен премияләр тапшыру  чарасы – «Тантана» тамашачыларсыз гына узды.  Тамашачы белән күзгә-күз карашып эшләгән театр дөньясы өчен бу, миңа калса, зур сынау булды. Моны Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә ассызыклады. Шуңа күрә дә, тантана бик коры, эмоцияләрсез генә узды кебек. Чара замана технологияләренең алга киткәнлегенә басым ясады. Алып баручыларның берсе – ясалма интеллектлы робот Айгөл иде. Дөрес, театр сәхнәсендә җансыз булып булмыйдыр. Ул ахырда тере  хатын-кызга әйләнде. 
Быел «Тантана»да яңа номинация барлыкка килгән.  «Иң яхшы театр тəнкыйтьчесе»  исеме Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илтани Иляловага тапшырылды. Узган ел иң төп номинация – «Иң яхшы спектакль» җиңүчеләрен билгели алмый җәфаланганнан соң, ул номинация бетерелде.  Быел премия күләме дә ике тапкырга арткан. Ул йөз мең сум күләмендә дип игълан ителде. 
«Ел дебюты» – «Сүнгəн йолдызлар» спектаклендə Сəрвəр ролен башкарган Лəйсəн Гатауллина, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры;
«Иң яхшы эпизодик роль» – Качалов исемендәге рус драма театры актеры Игорь Скиданов;
«Һөнәргә тугрылык» – Чаллы дәүләт татар драма театры актеры Булат Сәләхов;
«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» – М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артисткасы Амандо Гомес һәм «Sforzando» башкару сəнгатен үстерү фондының «Минем Такташ» спектаклендə Һади партиясен уйнаган  Артур Исламов;
«Курчак театрында иң яхшы актер» –«Əлфия» спектаклендə Əлфия ролен уйнаган өчен «Əкият» Татар дəүлəт курчак театрының татар труппасының сигез артисты;
«Балалар өчен иң яхшы спектакль» – Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының «Хикмәт әкиятләре» спектакле;
«Иң яхшы актерлар ансамбле» – «Мастеровые» рус драма театры артистлары;
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» – Казан дәүләт яшь тамашачылар театры актрисасы Елена Синицына һәм Буа дәүләт драма театры актрисасы Гөлзада Камәретдинова;
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» – «Сүнгән йолдызлар» спектаклендәге Надир мәхдүм роле өчен Алмаз Сабирҗанов;
«Иң яхшы ир-ат роле» –  Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры Рәфыйк Таһиров;
«Иң яхшы хатын-кыз роле» –  Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Люция Хәмитова. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар