Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Дилә Нигъмәтуллина үз тормышы турында китап язарга җыена

Безнең халык шундый инде: авызы тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермәскә тырыша. Җырчы Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНАның инстаграмдагы соңгы постын укыгач, шулай уйлап куясың.

Безнең халык шундый инде: авызы тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермәскә тырыша. Җырчы Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНАның инстаграмдагы соңгы постын укыгач, шулай уйлап куясың. 
Бер карасаң, бүген артистлар (хәер, алар гына да түгел!) һәр адымнарын социаль челтәрләрдә сөйләп торалар. Алар турында без хәзер барысын да беләбез: кая барганнар, кичке ашка нәрсә ашаганнар, кибеттән нәрсә сатып алганнар, кем белән очрашканнар, кемгә үпкәләгәннәр... Чынлыкта, болар барысы да кешеләрнең тышкы кабыгы гына. Башкаларга һәм үз-үзеңә (!) булганыңнан матуррак булып күренергә тырышу. Һәрвакыт! Һәрдаим! Читләрне һәм үз-үзеңне шуңа ышандыру.
Әмма без барыбыз да кешеләр. Гап-гади кешеләр. Еш кына ялгышабыз  да. Тик  эчтә нинди давыллар уйнаганын, ниләр кичергәннәрне язу кабул ителмәгән шул бездә...
Дилә менә шул «ялгышын» төзәтергә – үзе турында барысын да ачыктан-ачык сөйләргә җыена. Дөрес, алдан ук искәртеп куя – «бер өлешен».
Менә нәрсә дип яза ул:
  
«Әй, язмыш, язмыш...
Бүген үземнең лентамны карап чыктым әле. Мин инстаграм белән 2015 елда танышканмын икән. Ә актив рәвештә 2017 дән алып бара башлаганмын. Үзем фотоларны карыйм – үзем шул елларны искә алам. Бер җирдә дә чын булган вакыйгаларны сөйләмәгәнмен, сер бирмәгәнмен. Күп очракта елмаю йөземдә, ә эчемдәәә, белсәгез иде, нинди хис-тойгылар кичергәнне...
Ууух! Миндәге сабырлык дип үзем аптырап куям... 

Уйлап карасаң, ничә ел тормышым бер лентада.

Кайчан да булса бер автобиографик китап язып чыгам инде мин, Алла боерса. Соңрак.

Минем биографиямдә бииик үзенчәлекле моментлар бар. Бигрәк тә шәхси тормыш белән бәйле. Сездә дә бу кызыксыну уятса, бер өлешен сөйлим. Әгәр инде китабыңда гына укырбыз дисәгез, көтегез». 

Әйе, елмаю артында ниләр ята? Аның күзләре нәрсәне яшергән? Ниләр әйтелмичә калган?

Дилә үзенең китабында боларның барысын да сөйләр дип көтик. Китабын ул кайчан язар, безнең кулларга ул кайчанрак килеп җитәр – әлегә белмибез. Әмма булачак китапның бер өлешен әлегә укый тора аласыз. Безнең «Ачыктан-ачык сөйләшәбез» рубрикасында язылган өлешен.  Үзе турындагы китапта Дилә бу хакта да, әлбәттә, сөйләячәк. 

Укыгыз: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/yuk-anny-nisez-chaklary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар