Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ди Каприога әнисе... өйләнергә рөхсәт итми?!

«Титаник» киносы чыкканнан соң, актер Леонардо Ди Каприога гашыйк булмаган кыз калдымы икән әле ул?

«Титаник» киносы чыкканнан соң, актер Леонардо Ди Каприога гашыйк булмаган кыз калдымы икән әле ул?

Мәктәп көндәлекләренә Ди Каприо фотосы төшерелгән календарьлар, китапларда актер рәсеме ясалган кыстыргычлар куя башладык. Олырак кызлар аның портретларын бүлмә диварларына ук ябыштырып куя иде! Хәтерлим әле, мәктәптә югары класста укучы кызлар бер-берсенә анкета дәфтәре тутырта иде. Һәм анда бөтен кеше ачып укырга ярата торган «Яраткан егетең кем?» дигән бер серле сорау була торган иде. Очрашып йөргән егете булмаганнар бер генә җавап яза ул юлга: Леонардо Ди Каприо!

Мәктәп тәмамлаганга да күптән, актерга булган мәхәббәт тә онытылды, ике бала да туды... ә Ди Каприо әле һаман өйләнмәгән икән!!! Ышанасызмы, кызлар?

Актерга инде 46 яшь тула, ә ул әле һаман буйдак егет булып йөри. Күпме кызларның йөрәген яндырып! Ялгыз да түгел үзе. Ниной Агдал, Тони Гаррн, Эрин Хизертон, Блейк Лайвли, Бар Рафаэли, Жизель Бюндхен, Хелена Кристенсен... Актер очрашып йөргән бу кызларны бер әйбер берләштерә: алар барысы да модель һәм блондинкалар. Ничек кенә тырышмасыннар, әле берәүнең дә актерны никах җепләре белән үзенә бәйли алганы юк. Яр сайлауда эзләнүен актер үзе: «Янымдагы хатын-кызлар популярлыгыма, акчаларыма, Оскар премиясенә кызыгып, үземне күрмичә дә кала», – дип аңлата.

Ә таныш-белешләре танылган актерның үз парын таба алмавына... аның әнисе Ирмелинны гаепли. Ди Каприо дуслашып йөргән бер генә гүзәл затның да Ирмелин ханымның сынауларын уза алганы юк. Ди Каприо үзе дә әнисенә охшаган кызга гына өйләнәм ди икән! «Әнием – минем тормышымдагы иң төп кеше. Ул минем өчен һәрвакыт ничек бар шундый булды. Бернинди премияләрем дә аның миңа карашын үзгәртә алмады», – ди. Соңгы вакытта актер 23 яшьлек модель Камилла Морроне белән очраша дип беләбез. Ирмелин үзенең яраткан улын Камиллага бирерме икән, ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар