Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Чулпан Хаматова гаилә серен чиште

Ютуб каналда чыгучы «Острожно Собчак» тапшыруында Ксения Собчак, актриса, хәйрияче Чулпан Хамматовадан интервью алды. Ул анда хөкүмәт, хәйриячелек, театрдан тыш гаиләсе хакында да сөйләде. Һәм моңа кадәр әйтмәгән серен чиште.


Ютуб каналда чыгучы «Острожно Собчак» тапшыруында Ксения Собчак, актриса, хәйрияче Чулпан Хаматовадан интервью алды. Ул анда хөкүмәт, хәйриячелек, театрдан  тыш гаиләсе хакында да сөйләде. Һәм моңа кадәр әйтмәгән серен чиште. 


Чулпан Хаматованың 17 яшьлек кызы Ася   балалар йортыннан алынган. Бу вакытта ул беренче ире  Иван Волков белән аерылышкан була. Аларның  ике яшьлек кызлары  Арина үсә. Чулпан баланы тәрбиягә алганда авырлыкларга очрый. «Баланы пиар өчен генә аласыз», – дип кычкырып калалар аның артыннан Морозов хастаханәсендә. 


 Чулпан аңлатуынча, ике меңенче еллар башында Россия балаларын чит илгә сату бизнесы чәчәк ата. Шуңа күрә сабыйны бирмәс өчен, аңа бик күп төрле авырудан диагноз куялар. Актриса  полиция алып киләм, дип куркытып кына ала баланы. Өйгә алып кайткач, аның сау-сәламәт булуы ачыклана. 
Ася үзенең тәрбиягә алынган бала икәнен белеп үсә. 


Чулпан Хаматованың  19 яшьлек Арина белән 17 яшьлек Асядан кала, 10 яшьлек Ия исемле кызы да бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар