Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр

Булат Бәйрәмовның хәләле Ләйсән Гыймаеваның Мөслим ягыннан икәнен беләсез инде. Ә Булат үзе – Әгерҗедән. Өйләшенеп, бергә яши башлагач, яшь кияү белән яшь киленне Мөслим якларына кунакка чакырганнар. Татар халкында бу матур гадәт әле дә яши: туган-тумача яшьләрне кунакка чакырып, рәхәтләндереп бер сыйлый, кунак итә.
«Тәкә пешерәбез», – дигәнне ишеткәч, Булат бигрәк тә кызыгып куйган. Яшь тәкә итеннән шашлыгы да тәмле була, учакта пешкән хашламасы, пылавы... Кыскасы, авызыннан сулар килгән егетнең.
Кайтканнар, бераз кунак булганнар. Ниһаять, тәкә турында да сүз чыккан. «Бүген тәкә пешерербез әле», – дигәнне ишетеп, Булат инде җиңнәрен үк сызгана башлаган. Үзегез беләсез, сугым булган көнне өйдә эш һәркемгә җитәрлек. Тәкәне тотасы, егасы да бар бит әле. Пычакларын да алдан ук кайрап, үткенләп куясы, дигәндәй... Ләкин күпме генә көтсә дә, тәкәне тотып егучы күренмәгән. Аптыраган Булат. «Үзләре тәкә пешерәбез, диләр, үзләре һаман кымшанмыйлар...» Хатын-кызлар гына кухня якта чыш-пыш килеп нидер пешерә икән үзе. Өйгә тәмле таба ризыгы исе таралган. Инде бүген тәкә булмады, ахрысы, дип утырганда, Булатны табынга дәшкәннәр.
Өстәл уртасындагы тәлинкәгә хуш исле пар бөркеп торучы сумсалар өелгән. Аны урталайга ярып, өстенә эретелгән атланмайны мулдан салып ашыйсы икән.
Бәрәңге белән суганны вак кына итеп турап, әнис орлыклары кушып пешерелгән бу сумсалар шулкадәр тәмле, авызда эреп китәрлек булган!
Сумсаларны сыпыртып, амин тотып куйгач, «Йә, кияү, ничек сиңа безнең «тәкә», ошаттыңмы?» – дип сораганнар. «Кайда тәкә? Әле тәкәдән авыз иткән булмады бит?!» – ди икән Булат. «Ничек булмады? Әле генә бер тәлинкә «тәкә»не ялт иттердек!» – дип көлешкән табындагылар.
Баксаң-күрсәң, Мөслим якларында мондый сумсаларны «тәкә» дип атыйлар икән.
Сезнең якларда сумса-пирожкиларны ничек атыйлар? Еш пешерәсезме «тәкә»не?
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.