Булат Бәйрәмов турында тугыз факт

Җырчы, алып баручы, шоумен Булат Бәйрәмовның бүген туган көне. Шул уңайдан аның турында берничә кызыклы фактны тупларга булдык.
Булат Бәйрәмов 1979 елның 20 февралендә Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында туа. Бала чагында ул бер дә артист булырга түгел, умартачы булырга хыяллана.
Арча педагогик көллиятенең музыка факультетын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт гуманитар-педагогик институтына укырга керә.
Иң яраткан ризыгы – «Наполеон» торты һәм хатыны – җырчы Ләйсән Гыймаева пешергән мантый белән тәкә. Тәкә димәктән, хатыны ягына кунакка кайткач, Булат белән бер кызык хәл килеп чыга. «Бүген тәкә пешерәбез», – дип ымсындыралар артистны. Ләкин күпме көтсә дә, өстәлгә тәкә ите түгел, камыр ашы куела. Шуның эченә тәкә ите салып пешергәннәрдер, дисә, анда да суган белән бәрәңге генә булып чыга. Кич белән, сөмсере коелган Булат, үзегез тәкә пешерәм дидегез дә, кайда соң ул тәкәгез, дигән сорау бирә. «Бәй, – ди Ләйсән аңа, – көндез үк ашадык бит инде ул тәкәне...» «Ә мин кайда булдым сез тәкә ашаганда?» – дип аптырый Булат. «Син дә безнең белән идең. Бик тәмле булган, дип, сыпырттың гына бит». «Тәкә ашатмадыгыз сез миңа, бәрәңге пирожкие ашаттыгыз», – ди ул. «Соң, тәкә шул иде бит инде. Безнең якта «тәкә» дип йөртәләр аны», – дип, эче катып көлә Ләйсән.
«Бала чакта мин бик ялкау малай булганмын, – ди ул. – Кечкенәдән күп сөйләшергә яраттым. Сертотмас үрдәк идем».
Иң яратмаган әйберсе – соңга калу. Үзе дә соңга калган кешене өнәми.
Хоббие – чаңгы шуу. Тау чаңгысында шуарга ярата. Хәтта Италиягә барып, Альп тауларыннан да шуган. Эльбрус итәгеннән дә чаңгыда җилдереп төшкәннәрен искә алып сөйләргә ярата.
Килеп терәлмичә торып, эшкә тотынмый. «Бу минем начар гадәтем. Эшлисе килмәгән эшне эшләмичә, соңгы чиккә кадәр сузам да, аннары ут капкандай йөгерә башлыйм», – ди Булат.
Үзе өчен үрнәк ир-ат дип әтисен саный. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән әтисен туры сүзле, каты куллы иде дип искә ала ул. Әтисе аның кумиры да.
Спортсменнарга соклана. Үзендә спортсменнарда булган чыдамлык, түземлек юк дип белдерә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.