Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Беренче «БАЛАЛАР ПРЕМИЯ» се

22 нче гыйварда Казан шәhәренең «УНИКС» мәдәният-спорт комплексында балалар музыка премиясен тапшыру тантанасы үтте.

22 нче гыйварда Казан шәhәренең «УНИКС» мәдәният-спорт комплексында балалар музыка премиясен тапшыру тантанасы үтте.  «БАЛАЛАР ПРЕМИЯ» се – яшь талантлар арасында уздырылучы беренче музыкаль телевизион  премия. «ТМТV» телеканалы 2020 елның иң яхшы башкаручысына hәм балалар коллективларына махсус статуэткалар, бүләкләр тапшырды.

Берничә ел дәвамында «ТМТV» музыкаль телеканалы талантлы балаларны ача, җырларын эфирда күрсәтә, махсус концертлар оештыра. Җиңүчеләрне тамашачы үзләре тавыш бирү юлы белән сайлаган. Зур музыкаль бәйрәмдә яшь йолдызлар җырларын танылган башкаручылар – Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каhиров, Эльмира Калимуллина, Иркә h.б белән бергәләп башкардылар.

Видео: Фәгыйлә Шакирова
 

Галерея

Теги: «Балалар премия»се

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар