Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Бари Алибасов психик авырулар хастаханәсендә

Танылган продюсер эпатаж Бари Алибасов июнь башында туган көне алдыннан югала. Аны... психик авырулар хастаханәсендә табалар.

 Танылган продюсер  эпатаж Бари Алибасов июнь башында туган көне алдыннан югала. Аны... психик авырулар хастаханәсендә табалар. 
Спиртлы эчемлекләр белән мавыккан тарихи «На-на» төркеменә нигез салган Бари Алибасов наркологик клиникада дәвалану уза. «Маsh» телеграмм каналы язуынча 73 яшьлек продюсерның ниндидер препаратлар эчүе аркасында хәле тотрыксызлана. Ашыгыч ярдәм чакыралар. Табиблар караганнан соң, Бари Алибасовка психиатр ярдәме кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Аңа «амнестический синдром» дигән диагноз куялар. Ул спитрлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә башланган. 


Соңгы вакытта продюсерның беренче тапкыр гына хастаханәгә эләгүе түгел.  Бишенче канал хәбәр итүенчә, адвокаты  Сергей Жорин әйтүенчә, артистның психик хәле һәм саулыгы тотрыклы түгел. Әгәр якты дөнья белән хушлаша калса, аның варислары – Бари Алибасовның улы һәм хатыны Лидия Федосеева-Шукшина. Аларга шәһәр үзәгендәге кыйммәтле фатирлары калачак. 

 

Продюсерның югалуын күпләр чираттагы тапкыр үз шәхесенә игътибар арттыру теләге дип кенә саный. Узган ел торбалар чистарта торган сыекча эчеп хастаханәгә эләккәннән соң аның исеме кабат популярлашкан иде.  «Әти: «Шулай кирәк», – диде. Пиар өчен, чөнки ул аның эше дип», – дөреслекне ачып салган иде  ул вакытта улы. 

Фото: Московский Комсомолец сайтыннан алында. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар