Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Бар яктан да шәп хатын син!»

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованы туган көне белән котлыйбыз! 

 

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованы туган көне белән котлыйбыз! 

 

Узган елны нәкъ бу көнне җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең инстаграмына: «Сез бәләкәй вакытта, кайчан үсәрләр инде болар, дип, утырып елый идем», – ди әни... Хәзер: «балалар картая» дип борчыла... Тормыш бу... Туган көнем белән мине.» дип язып куйган иде.  

Әмма Ландыш бер дә картаерга ашыкмый әле, көннән көн матурлана гына бара! Ул һәрвакыт үзгәрештә. Җырчының тормышы вакыйгаларга бай. Үзе әйткәндәй, Әнвәр, Гүмәч, Йәйә дә күңелсезләнергә ирек бирми әниләренә. Узган туган көннән алып бүгенгәчә никадәр яңалык булган җырчының гаиләсендә!  

Яңа клиплар, җырлар яздырылган. 

«Адәм белән Һава» тапшыруында канашалар. 

Олы уллары Әнвәр өченче сыйныфка китә. 

Балалы солянка хит парадында катнашып тамашачы күңелен яулыйлар. 

Әниләре Римма Ибраһимова, тормыш иптәше Фәрит Таишев һәм йөрәк җимешләре – Ләйлә, Әнвәр, Гомәр белән бергәләп гаилә концертларын оештырып гострольләрдә йөреп кайталар. 

Фәрит белән икесе «Россия1» каналының «Завтрак со смыслом» тапшыруында төшәләр. 

«Тормышында күңеленә хуш килмәгән үзгәрешләр белән» тамашачы белән бүлешеп, татар эстрада тормышында шау-шу куптарды. Күпләр аның бу адымын «күптән көтелгән батырлык» дип бәяләде.  

Ләйлә «Шаян ТВ» каналында «Кичке әкиятләр» тапшыруын алып бара башлады.  

Ерак Ямал җирләрендә булып, анда татар җырларын яңгыратып кайтты.  

Һәм!!! Ландыш тормышындагы иң зур яңалык – ул тиздән янәдән әни булырга җыена! 

Бүген Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграмында яңа язма: «Еллар узган саен, тәҗрибә арта, нәтиҗәләр ясыйсың, яшьне санамыйм, андый гадәтем юк, нәтиҗәсе генә үзгәрмәсен. Мин бәхетле, Аллага шөкер. Ходай бәхетемне генә күпсенмәсен. Туган көнем белән мине!» дип язып куйган җырчы. 

Әйе, нәтиҗәләр сокланырлык! Киләчәктә дә бәхет юлыннан тайпылмыйча, гаилә җылысында яшәргә, тамашачыларны матур җырлар белән сөендерергә язсын! Без дә үзебезнең матур теләкләребезне җиткерәбез! 

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар