Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Азат Фазлыевның әнисе вафат...

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсе зур югалту кичә.

 

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсе зур югалту кичә. Кичә кич Азатның әнисе Зөлфирә ханым бакыйлыкка күчкән. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. 
− Яшәтәсе килде сине ӘНИ!!! Тик, булмады... Син дөньяда иң сабыр, иң көчле, –  мәрхәмәтле ӘНИ!!! Яратабыз сине!!! Гафу ит, тырыштык.... Ләкин киттең... ТЫНЫЧ ЙОКЛА, ӘНИЕМ, - дип язган ул.
Азатның тормыш иптәше Алсу да каенанасың үлеме турында хәбәр итә.  
− Бик күп еллар барган авыруыннан соң, кичә кич әни вафат булды...
Бик көчле рухлы, яшим дип, балалар, оныклар дип яшәде... Без, балалар, булдырганча, көчебездән килгәнчә барысын да эшләргә тырыштык... Син бик күпләргә урнәк булырлык булдың! Зинһар, үпкәләп китмә. Син мәңге куңелләрдә❤️! - дип язган Алсу әнисе турында.
Азат, Алсу, сезнең тирән югалту кайгыгызны уртаклашабыз. Әниегезгә булган чиксез мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен барыбыз да күреп, белеп, ишетеп тордык. Ул сезнең гамәлләрдән риза-бәхил булып киткәндер... Якын кешегезнең урыны Җәннәттә булсын!  

Теги: Азат Фазлыев Алсу Фазлыева Алсу һәм Азат Фазлыевлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тэ кызганыч,чире ббик авыр булган шул , урыннары ожмахта булсын , исэннэргэ саулык туземлек бэхет телим !!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Азат энем,Алсу сенлем кайгыгызны уртаклашам,бик авыр кон,эниегез ожмахта булсын,бик елап суларга салмагыз эниегезне.Эни минга еламаска кушты,мин бик еладым,хэм тошлэремэ гел авырыйм дип керде.Сезгэ сабырлыклар телим,башка туганнарыгызга да.Сез бик тырыштыгыз,халык белэ,эниегез риза бэхил булып киткэндер дип уйлыйм.

      Хәзер укыйлар