Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Айсылу Габдинова зур югалту кичерә

Габдиновлар гаиләсендә зур югалту. Җырчы Айсылу Габдинованың картәнисе вафат булган. Бу хакта ул инстаграмында хәбәр итте.  

– Картәнием… Картәниемушкам…

Үзем рульгә утырып кайттым машинамда, беренче тапкыр, юлы, ай-һай, ерак… Ләкин син генә каршы алмыйсың… Уты сүнгән тәрәзәләр, син чыкмыйсың…

Үзәкләр өзелә.
Әле бит яңа гына мәтрүшкә жыйдык, жиләк булмасмы дип күпме эзләдек, син таптың, әлбәттә, дөньядагы иң тәмле пирожкиларны пешердең. Бу саубуллашканда, нигәдер, мин сине аеруча нык кочакладым, нәрсәдер сизенгән кебек…

Мине гел сиңа охшагансың, диләр иде... иде…
Әле ышанмыйм, менә-менә күрешербез кебек, тавышың колакта яңгырый.
Ләкин син мәңгегә киттең, безне ятим итеп…

Сине ничек яратканымны да әйтеп өлгермәдем биииит!!!! Бик яратам, бик… Күңелем синең яныңда тынычлана иде… иде...
Бер генә юанычым бар – сиңа анда яхшырак hәм тынычрактыр дип үземне юатам…

Балачак бетте… Авылда өйдә беркем көтми бүтән.
Картәнием, син мәңгегә йөрәгемдә, күңелемдә, яратам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар