Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алинә Заһитова: «Яңадан мәктәп укучысы буласым килә»

Бүген фигуралы шууда бөтен титулларны яулап бетергән милләттәшебез Алинә Заһитовага 18 яшь. Ул хәзер ниләр уйлап яши?

 

Бүген фигуралы шууда бөтен титулларны яулап бетергән милләттәшебез Алинә Заһитовага 18 яшь. Ул хәзер ниләр уйлап яши?

Алинә Заһитова быел зур спортта тәнәфес игълан итеп, боз шоуларында катнашты. Федераль матбугатта язуларынча, кыш буе гастрольләрдә йөрү спортчы кызга күбрәк керем китергән. Татьяна Навканың яңа ел шоуында катнашу гына да аның керемен 8 млн сумга арттырган. Шулай да Алинә зур спортны онытмый. Социаль челтәрләрендәге сторизлардан аның һавада дүрт тапкыр әйләнергә өйрәнүен күрдек. «Җәрәхәт алу куркынычы зур, тик мин аны ясыйм да, барып чыкса, бик сөенәм», – дип шатлыгы белән уртаклаша ул.

Бу көннәрдә Алинә боз турында түгел, бердәм дәүләт имтиханнары турында уйлый. Ул быел 11 сыйныфны тәмамлый. «Уку хәзер минем өчен беренче урында. Институтка керәчәкмен. Спорт менеджментын сайлармын дип уйлыйм. Моңа кадәр бөтен вакытым спортка китә иде, хәзер даими рәвештә репетиторлар белән шөгыльләнәм», – ди спортчы кыз.

«Хәтта кабаттан мәктәп укучысы буласым килә. Минем 10-11 яшьтән сыйныфташларым белән бергә укыганым юк».

Зур спорттан туктап торгач, Алинә Заһитова бик күп дуслар таба.

«Элек башка фигуралы шуучылар белән да аралаша идек. Тик якын дуслар булдык дип әйтә алмыйм. Безнең спорт төрендә һәр кеше үзе өчен көрәшә. Башкага көч тә, вакыт та юк иде».

Хәзер чемпионка сүзләренә караганда, аның яңа танышлары барлыкка килә, тормышы да башка төсләр белән уйный башлаган. Шулай да кешеләргә сагаеп каравын яшерми: «Беркайчан да синнән кемнең, нәрсә теләгәнен анык кына белмисең», – ди ул.

Күп кеше җыелган төрле чаралар яратмый Алинә. 13 ел буе профессионал спортта режим һәм дисциплинага күнеккән. Иҗат ярат ул. Социаль челтәрләрендә рәсем, балчыктан чүлмәкләр ясаганын куя. Ул шулай ук әңгәмәләренең берсендә парашюттан сикерү теләге барлыгын әйтә. Тик аңа моның өчен гәүдә авырлыгы җыярга киңәш иткәннәр. Парашюттан сикерү өчен кимендә 45-50 кг авырлыкта булырга кирәк. Күрәсең, Алинә әле һаман да фигуралы шуу өчен хәрби формада. Аның үзчикләүләр вакытында да тренировкалар үткәрүе билгеле.

Ә бүген, 18 майда, Алинәгә 18 яшь тула. Беренчеләрдән булып аны тренеры Этери Тутберидзе командасы һәм тренеры шәхсән котлый. "ТутберидзеТим" төркемендә аңа атап бик җылы шигырь язылган. Тутберидзеның кызы Диана Дэвис та Алинәгә багышлап шигырь язган. «Син бәхет өчен туган» дигән юллар бар анда.

Алинә Заһитова – олимпия уеннары чемпионы, 2018 елда Европа чемпионатында, 2019 елда Дөнья чемпионатында җиңү яулады. Олимпиада-2018 дәге җиңүе өчен ул «Дуслык ордены» белән бүләкләнде. Россия фигуралы шуу тарихына ул үз спорт төрендә бөтен турнирларда җиңгән беренче спортчы булып калды. Аңа ул вакытта 16 яшь кенә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар