Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Альбина Апанаевага ни булган?

Татар эстрадасының популяр җырчысы, «Татар җыры» конкурсы лауреаты, искиткеч шәп тавышлы, гаҗәеп талантлы, теләсә нинди концерт-бәйрәмнәрнең бизәге булган Альбина Апанаевага... әллә нәрсә булган.

Татар эстрадасының популяр җырчысы, «Татар җыры» конкурсы лауреаты, искиткеч шәп тавышлы, гаҗәеп талантлы, теләсә нинди концерт-бәйрәмнәрнең бизәге булган Альбина Апанаевага... әллә нәрсә булган. Соңгы вакытта төнлә уянып, күз яшьләрен тыя алмый елый икән! Ниндидер эмоциональ кичерешләр халәтендә калган җырчы. «Миңа бер дә ошамый бу хәл! Тамактагы төер һич бетми. Ни өчен? Нәрсә бу? Мине миллион сорау газаплый», – дип яза ул үзенең инстаграм битендә. Сәхнәдәшләре төрлечә юата аны. Айгөл Бариева: «Узар, борчылма», – ди. Алсу Әбелханова: «Бу яз галәмәте!» – дип тынычландыра. Гүзәлия көн саен әстерхан чикләвеге ашарга киңәш итә. Ураза аенда бетәр, Алла бирса, дип язучылар, сәбәбе гормоннардадыр: ТТГга анализ тапшырырга кирәк, диючеләр бар. Ә егетләр менә Альбинага гашыйк булуларын яшермиләр.

Бар да яхшыгадыр, дип юраучылар да юк түгел.

Без дә шулай дибез. Борчылма, Альбина, узгынчы гына күңел халәтедер ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар