Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат

Журналистикадагы тәхәллүсе – Габдерәхим, ә чын исеме Рөстәм Юнысов иде аның. Имам Рамил хәзрәт Юнысовның бертуганы. Апаста туып-үскән егет.

Журналистикадагы тәхәллүсе – Габдерәхим, ә чын исеме Рөстәм Юнысов иде аның. Имам Рамил хәзрәт Юнысовның бертуганы. Апаста туып-үскән егет. Казан театр училищесын тәмамлагач, берничә ел Тинчурин театрында эшләде. «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклендә башкарган Әфләтүн ролен аңа танылу алып килде. Соңрак «Курай» радиосы ди-джее булды. Аның «Төнге Габдерәхим» дип, тапшырулар алып барганын күпләр хәтерлидер дә әле. Үзенчәлекле шәхес иде ул – артист, укытучы, журналист...
Соңгы еллардагы эш урыны «Акчарлак» газетасы булды. Төрле шәхесләр белән кызыклы интервьюлары басылып торды. Бергә эшләгән хезмәттәшләре аны гади, эчкерсез кеше иде, диләр. Динне бик хөрмәт иткән, атнага ике тапкыр уразаны калдырмаган. «Адәм ялгыз түгел, иңендә ике фәрештә. Аллаһ синең яныңда» – аның инстаграм аккаунтында әнә шундый сүзләр язылган. 
Аңа әле 4 февральдә генә 57 яшь тулган иде. Әлеге югалту барыбыз өчен дә көтелмәгән хәбәр. Урының җәннәттә булсын, коллегабыз. 
Туганнарының авыр хәсрәтен уртаклашабыз, Аллаһ сабырлыклар бирсен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына

    Хәзер укыйлар