Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Аидадан татар халык ашлары китабы

Бөтен дөньяга танылган опера җырчысы Аида Гарифуллина “Еда как песня. Мои кулинарные впечатления” дигән китап әзерләгән. Бу турыда ул Инстаграмда үзенең шәхси битендә хәбәр итте. 


Бөтен дөньяга танылган опера җырчысы Аида Гарифуллина “Еда как песня. Мои кулинарные впечатления” дигән китап әзерләгән. Бу турыда ул Инстаграмда үзенең шәхси битендә хәбәр итте. 


“Кадерлеләрем! Сезне сөендерергә ашыгам! Ниһаять, безнең кулинария китабына алдан заказ бирү мөмкинлеге бар. Без бу китапны ел дәвамында эшләдек, анда минем кулинариягә булган мәхәббәтемне күрсәтергә тырыштык. Китапка минем төрле илләрдә булганда, аннан сувенир итеп алып кайткан рецептлар тупланды... һәм бу китапның зур өлешен туган халкым татар  ашлары рецептлары алып торуын горурланып әйтәм. Ул БИК тәмле!!! Әниемә аерым рәхмәтләрем: текстлар буенча ул эшләде һәм оештыру процессы җаваплылыгын да үзе өстенә алды! Без шәп команда! @laila_gariff,  @nataschpie , @eksmolive  ка минем хыялымны тормышка ашырулары өчен зур рәхмәт!” - дип язды ул анда. 

“Аида Гарифуллина – халыкара опера сәнгате күгендә яшь һәм якты йолдыз. Искиткеч йомшак, лирик сопрано тавышы, көнчыгыштагыча назлы гүзәллге ебелән ул миллионнарча тамашачыларның йөрәген яулап өлгерде. Татарстан Республикасының атказанган артисты, опера җырчысы Аида дөньядагы иң күренекле сәхнәләрдә чыгыш ясый.

Аиданың икенче мавыгуы – кулинария. Ул  татар ашларының гаилә рецептлары һәм дөнья буйлап гастрольләрдә йөргәндә җыйган рецептлары белән кухняда импровизацияләр ясый, шуннан илһам ала. “Еда как песня” китабында Аида кунакчыл хуҗабикә буларак чыгыш ясый – аның матур, өйдәгечә корылган табынына кушылыгыз һәм өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк, каймак бәлеше, пилмән һәм коймаклардан авыз итегез, алар татар кулинариясенең алтын кануннары буенча әзерләнгән”, - дип язылган китапның аннотациясендә.

 

Теги: Аида Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар