Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

2 миллион тамашачылы татар концерты (фотолар)

«Барс Медиа Груп» «TMTV» татар музыкаль премиясенең V нче Еллык Тапшыру тантанасын яңа форматта уздырды.

Илгә килгән пандемия эстрадага да китереп сукты. Барлык концертларны кичектерделәр. Алар арасында   «TMTV» татар музыкаль премиясен тапшыру тантанасы да бар иде. Әлеге тамаша инде менә бишенче елын апрель аенда «Пирамида» сәхнәсендә үткәрелә иде, әмма юбилей концертын бөтенләй башка форматта уздырырга туры килде.

Беренчедән, ул, адресын үзгәртеп,  «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге заманча җиһазландырылган концертлар залында узды. Икенчедән, он-лайн форматта.  «Барс Медиа групп» компаниясе  концертны шундый  форматта оештырып теләгән һәр кеше карарлык мөмкинлек тудырды.  «Барс-Рекордс» җәмгыятенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева әйткәнчә, әлеге концертны кем ничек тели шулай карый алды. Кемдер дуслары белән бер компаниягә җыелып, рәхәтләнеп диванда сузылып ятып карады, кемдер җырчыларга кушылып җырлады, кемдер рәхәтләнеп биеде. Килешерсез,  концерт залында сикереп торып биесе килсә дә иң элек җәмәгать урыннарындагы әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә алып, тыныч кына утырырга тырышасың.
 Быелгы тамашада, нигездә яшь, артистлар катнашты. Музыкаль каналның максаты да бит талантлы яшь башкаручыларны халыкка таныту. 36 җырчы «non-stop» җырлады. Җиңүчеләр 36 номинация буенча билгеләнде.

 

Яшь җырчылар белән бергә  эстраданың якты йолдызлары  Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей, Гүзәл Уразова,  Раяз Фәсыйхов, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов та чыгыш ясады.

 

Айдар Галимов Казанга сагынып килүен, тамашачысыз залда җырлауның ясалмарак булуын әйтте. «Бу студиядә җырлау кебегрәк инде, шулай да сәхнә алды да, сәхнә арты да сагынылган, тамашачыларыбызга экран аша булса да ку изибез», – дип белдерде. Әмма шунысы да бар:   әлеге концертны  башка еллардан аермалы буларак күбрәк тамашачылар карый алды. Оештыручылар ютуб каналда һәм ТMTV телеэфирында барган трансляцияне Татарстаннан гына түгел Кытай, Төркия, Финляндия, АКШ, Германиядә яшәүче милләттәшләребез  – барлыгы  2 миллион татар  тамашачысы карады дип белдерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар