Логотип
Йолалар

Кендек әбиләр кире кайтмасмы?! 

Кендек әбисе дигән изге кешене без хәзер әдәби әсәрләрдән укып, дәү әниләребезнең матур хатирәләре аша гына беләбез...

Кендек әбисе дигән изге кешене без хәзер әдәби әсәрләрдән укып, дәү әниләребезнең матур хатирәләре аша гына беләбез. Әнием, үз әнисенең кече баласын тапканда, авылдагы бердәнбер кендек әбисен көтеп, тулгак ачысы белән газапланганын сөйләгәне бар. Ул вакытта дәү әнине кызганудан тәннәр чымырдап китә иде. Ә менә иремнең дәү әнисенең әнисе хөрмәтле кендек әбисе булып йөргән. Әле хәзер дә күпләргә Нурҗиһан малае, Нурҗиһан кызы дип дәшәләр авылда. (Кендек әби таптырган балаларны кендек әбинең улы, кызы дип йөртү гадәте булган.) Дәү әни сөйләве буенча, элек яшь әни бала табарга авырый башлагач, берәрсен кендек әбисенә йөгерткәннәр. Кендек әбисе тиз генә җыенып, тәһарәтләнә дә, махсус кайчы белән җебен алып бала туасы йортка ашыга. Өйдәге бала-чаганы берәр туганнарга кунакка яки каз сакларга җибәргәннәр, әти кеше йорт тирәсендә йөргән, кемдер мунча өлгерткән, кемдер шулпа әзерләп торган. Кендек әби белән әни кешене икәүдән-икәү генә калдырганнар. Ул кендеген дә кискән, көч тә биреп торган, һәрьяклап булышкан. Кендек әбисенең эше бала таптыру белән генә тәмамланмаган. 

Дәү әни белән кендек әбиләре турында минем дә озаклап сөйләшеп утырган бар. Алар турында шактый кызыклы әйберләр сөйли дәү әни: 

– Татар халкында гомер-гомергә бала тапканда ярдәм күрсәтүче, баланы кабул итүче кендек әбиләре яшәгән. Кендек әбисе – олы яшьтәге, догалы хатын-кыз булган. Бу һөнәр буыннан-буынга, анадан кызга күчкән. Бала табучылар күңелендә кендек әбиләр һәрвакыт матур булып, зур хөрмәт белән сакланган. Дога кылганда да «вафат булган кендек әбиләребез рухына да», дип әйтә торган идек. Әнкәй сөйләгәннәрдән шул истә калган: кайбер кендек әбиләре бусагадан атлаганда шырпы сызып, ут яндырып атлаганнар, утны «җен үтмәсен» дип үзләренең аяк арасыннан да уздырганнар. Яңа туган баланы җен алмаштырмасын дигән ырым белән бәйле булгандыр инде. Кендек әби тулгагы башланган хатынга бал каптырган, аның биленә уган. Булачак ана озаклап авырып, бала озак тумый торса, кендек әбисе төрле ырымнар башкарган. Мәсәлән, хатынның чәч толымнарын сүтеп җибәргән, иренең чалбарын идәнгә салып, хатынны чалбар өстеннән атлаткан. Кендек әбисе баланы җиңел таптырган, бала дөрес килмәгәндә, баланы имгәтмичә тудырырга ярдәм иткән. Бала тугач, кендек әби баланы игътибар белән тикшергән. Бала хәлсез туса, аны догалар укып өшкергән. Кендек әби баланың кендеген кискән. Кисеп алган өлешен – кендек бавын беркайчан да ташламаган. Аны төреп, кеше кулы тими торган җиргә кыстырып куйган. Аны еш кына сандыкта, иң кадерле әйберләр янында саклаганнар. Кендек баланы туган нигезгә бәйләп тора дип ышанганнар. Бала таптыргач, кендек әби баланы чистарткан, чиста биләүгә тереп, әнисенә имезергә биргән. Соңгылыкны да юып, кеше аягы басмый, эт-мәче тими торган җиргә күмгән. Бала тугач, аның авызына бал-май тигезеп алганнар. Тәмле телле, ризыклы-бәхетле бул, дип теләкләр теләгәннәр, дога кылганнар. Әнисенә генә түгел, ә әтисенә дә кадерле, газиз булсын өчен, кендек әбисе баланы әтисенең күлмәгенә төреп торган.  

 Бала туган вакытка «Бәби мунчасы» өлгертеп куйганнар. Мунчада кендек әби баладан котылган хатынны мунча керткән. Анда хатынның буыннарын әче сабын белән сылап, һәр әгъзасын урынына утырткан, әкрен генә эчен уган. Әнисен  юындырганнан соң, кендек әби бәбине дә юындырган, баланың да буыннары, сөякләре урынында булуын тикшергән. Берәр кимчелеге булса юындырган вакытта, сыйпап-сылап, ул урынны дөрес формага кертергә тырышкан. Мунча керткән вакытта да балага теләк теләнгән, догалар укылган. Шулай итеп, 40 көн дәвамында мунча ягылган, һәм һәр көнне кендек әбисе килеп, баланы да юындырган, яшь әнинең эчен әче сабын белән акрын гына уган (үзенә күрә массаж ясаган). «Эчен утыртабыз», дип сөйли иде аны безнең әни. Яңа гына баладан котылган яшь әнине дә 40 көн буена яшь бала караган кебек караганнар, салкын тиюдән саклаганнар. Хатын-кыз өзлекмәсен өчен бала тапкан әниләргә носки эченә көл салып кияргә (җылы булсын өчен), билне мамык шәл белән урап йөрергә куша иде безнең әни. 

Төрле китаплардагы мәгълүматларга караганда, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә кендек әбиләрен төрлечә атап йөркәннәр: кендек әби, мамай, кендекче, әби-әңкә, инәкә мама, инәкә әби, кендек мама, бахсы, кендегәч карчык, кентекләгән мамай, аппай корткаяк, инәкә, колагинә һәм башкалар. Кендек әбисе авылның ак әбисенә тиң булган. Ул иң матур сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйланылган. 

Шулай ук кендек әбиләре төрле авыруларга каршы хатын-кызларны өшкереп ярдәм иткән. Балага уза алмаган хатын-кызлар да кендек әбиләре янына килә торган булганнар. Алар арасында бала таба алмаучы хатыннарның эчен сылап дәвалаганнар, ана булу бәхетенә ирешүчеләр дә булган. Кендек әбиләре хатын-кызга «эч төшкән» вакытта «чүлмәк салган». «Чүлмәк салу» эчне генә күтәртеп калмаган, эчке әгъзаларның эшчәнлеген дә яхшыртып җибәргән. Кендек әбиләрнең сулышы да шифалы дип инанганнар. 

Алтмышынчы елларда авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары ачылгач, кендек әбине чакыру гадәте тукталган, ул башкара торган йолалар да онытыла башлаган. 

Кендек әбиләренә карата минем бер өметле фикерем бар: соңгы арада табигый ысулларга таянып, законлы булмаса да, өйдә бала табу очраклары арта башлаган. Бу гадәткә бәйле рәвештә кендек әбиләре миссиясе дә кире кайтмасмы икән?! Бала тугач, яшь әниләргә тернәкләнергә ярдәм итүче буларак булса да, кендек әбиләр һөнәре яңадан әйләнеп кайтсын иде... 

 

Теги: Кендек әбисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Өйдә табучылар арта, әмма аларны татарча атау да юк, мунча кертүне дә обертывание һ.б. дип урысча атыйлар шул( кире кайта, әмма татар гореф-гадәте булып түгел, урысныкы булып

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин 63 елда туганмын. Гаилэдэ дурт баланын кендек эбисе булган. Эле булса аптырыйм, уз гомерлэрен кендек эбигэ тапшырганнар. Юк, бала гомерендэ! Вакыты шул булган инде, бер яктан анлашыла. Э элеге вакытта, кендек эбисе? Кирегэ кайтабызмени?

      Хәзер укыйлар