Логотип
Яңалыклар

Зур югалту

Күңелсез хәбәр килеп иреште. 97 яшендә «Татарстан» радиосының легендар дикторы Мәрьям Ислам кызы Арсланова вафат.

Бүген татар дөньясы, җәмәгатьчелек легендар диктор Мәрьям Арсланованы соңгы юлга озата. «Татарстан» радиосының җанга якын моңлы-ягымлы, йомшак тавышы иде Мәрьям апа! Аның сөйләм осталыгына хәтта данлыклы оратор Левитан үзе бәя биргән! Мәрьям Арсланованың Татарстан радиосында тормыш юлдашы Айрат Арсланов белән парлап алып барган «Тел күрке – сүз»  тапшырулары туган телебезнең байлыгын һәм матурлыгын тагын да тулырак ачып бирә алды. 

Мәрьям Ислам кызы 1926 елның 8 апрелендә Кемерово өлкәсенең Юрга районы Сарсаз авылында туган. Казанда Татар театр техникумын (1949), Казан педагогика институтын (1963) тәмамлаган. Ул, 1949–1951 елларда Татар академия театры актрисасы булып, матур рольләрдә дә уйнаган. Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар»ында – Айсылу, А. Арбузовның «Яшьлек белән очрашу»ында – Маша... 1951–1963 елларда мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыткан. Аннары радио дикторы булып танылу алган. Мәрьям Арсланова – фәнни-популяр, иҗтимагый-сәяси характердагы тапшыруларда да, шулай ук музыкаль, балалар өчен тапшыруларда да тыңлаучыларның мәхәббәтен казанган диктор иде. Аның йөрәк түреннән чыккан кабатланмас тавышын озак юксынырбыз...

Мәрьям Арсланова белән хушлашу мәрәсиме бүген 13:00 сәгатьтә уздырыла. Адресы: Чехов урамы, 53. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар