Логотип
Яңалыклар

«Әни, аталар, без парта астында....»

Фаҗига булган урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

«Әни, әллә нәрсә булды, аталар, без парта астында...»

Бүген иртән балалары Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә укучы ата-аналарга шундый хәбәрләр килде. Мәктәпкә кораллаган терроист кереп ут ачкан. 

Фаҗига булган урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. 
Соңыннан журналистларга биргән интервьюсында ул: «Зур фаҗига... Без 7 баланы югалттык: 4 малай һәм 3 кыз. Алар монда, 3 нче катта үлделәр. Тагын 16 кеше – 12 бала һәм 4 өлкән кеше хастаханәгә озатылды. Террорист кулга алынды. Аңа 19 яшь. Кешеләргә аткан коралы аның исеменә рәсми рәвештә теркәлгән булган», – диде.
Бу – иртәнге сәгать унга булган мәгълуматлардан. 
175 нче мәктәптән балалар эвакуацияләнгән, алар хәзер 181 нче балалар бакчасында. 
Хәзер балалар исемлеге төзелә. Ата-аналар, туганнары шушы балалар бакчасына мөрәҗәгать итә алалар. Анда балалар белән инде хокук саклау органнары вәкилләре, психологлар эшли. 
Бу сәгатьләрдә Казандагы барлык уку йортларында куркынычсызлык чаралары катгыйландырылды. Махсус карар буенча, мәгариф учреждениеләренә керү чикләнде. 

Видео: Фагыйлә Шакирова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигэ мэктэпкэ кереп балаларны.атып ктергэч кенэкуркыныч чаралары курелэ?Кая булган охрана?

    Хәзер укыйлар