Логотип
Яңалыклар

ЮНЕСКО генераль директоры татарстанлыларны Республика көне белән котлады

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Республика көне уңаеннан Татарстан адресына юлланган котлауларга кушылды.

"Мин республиканы котлыйм. Барыннан да элек ЮНЕСКО мәдәният мирасы исемлегенә яңа һәйкәл кертелү белән тәбрик итәм. Без хәзер Зөядә, Успение монастырендә. Өч ел элек Болгар археология комплексын һәм, әлбәттә, аңа кадәр Казан Кремлен исемлеккә кертү булды. Миңа калса, Казан, чыннан да, аерым мәдәниара диалог урынына әйләнә. Биредә бергә төрле дин, милләтләр яши", – диде Ирина Бокова үзенең күптән түгел республикага килгән сәфәрендә.

ЮНЕСКО генераль директоры Татарстанга беренче генә тапкыр килмим һәм һәрвакыт бу эшне шатланып башкарам, дип өстәде. Аның фикеренчә, республикада ачык йөзле кешеләр яши, алар үзләре булдырганның да, бабалары мирасыннан күчкән әйберләрнең дә кадерен белә. "Миңа калса, кеше Республика көнен билгеләп үтә икән, шуның белән бергә үсешне, тынычлыкны, игелеклелекне, бергә дус яшәүне бәйрәм итә. Шуңа күрә тагын бер тапкыр әлеге көн белән котлыйм!" – диде Ирина Бокова Татарстанның барлык халкына.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/30/147352/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар