Логотип
Яңалыклар

«Яз гүзәле» исемен кем алыр икән?

XIII нче «Яз гүзәле–2022» вузара үткәрелүче матурлык һәм талант бәйгесе финалы быел 7 апрель көнне узачак.

XIII «Яз гүзәле-2022» вузара үткәрелүче матурлык һәм талант бәйгесе финалы быел 7 апрель көнне узачак. Кайчандыр Казан дәүләт энергетика университетында башланган конкурс бу. Төп максаты – яшьләрдә татар мәдәниятенә, аның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт тәрбияләү, яшь буын арасында татар телен саклау һәм үстерү, туган телебезне алардан яраттыру. 
 Шоу-программаны гадәттә ике телдә алып баралар – татарча һәм русча.  Быел бәйгенең финалында Казанның төрле югары уку йортларында (КГЭУ, КФУ, КНИТУ, КИУ, ККИ РУК, ПГУФСИТ, КГИК, РГУП) белем алучы ун туташ катнаша. Финал биш этапта үтәр дип көтелә: кызлар үзләре турында әзерләгән презентацияләрне тәкъдим итәчәкләр, аш-суга осталыкларын, белемнәрен күрсәтәчәкләр, сәхнә түренә милли костюмнан күтәреләчәкләр. Аларның  иҗади талантларын, сәләтләрен күрергә дә мөмкин булачак. 
Бәйгенең җиңүчесе дә 7 апрель көнне билгеле булачак. «Яз гүзәле» исеме иң күп балл җыйган катнашучыга биреләчәк. Мәртәбәле жюри әгъзалары арасында күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре, төрле министрлыклар вәкилләре, бәйгенең партнерлары һәм блогерлар бар. 
Тамаша «Московский» мәдәният үзәгендә (Ак. Королев ур., 47нче  йорт) узачак. Башлана – 17.00 сәгатьтә. 
Бәйгенең «Вконтакте» социаль челтәрләрендәге битенә кереп, кызлар белән, конкурс турындагы соңгы яңалыклар белән таныша тора аласыз: https://vk.com/yaz_guzale
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар