Логотип
Яңалыклар

Яшьләрне гаилә тормышына әзерлик!

Татарстан Республикасы Иҗимагый палатасында «Яшьләр белән эшне дөрес оештыру.

Татарстан Республикасы Иҗимагый палатасында «Яшьләр белән эшне дөрес оештыру. Демографиядәге чатаклыклар» дигән темага «Түгәрәк өстәл» оештырылды. Аның аша гаилә проблемаларына социаль-психологик, гамәли тренинглар ярдәмендә якын килүне тәкъдим итү программасының инициаторы – «Татарстан – Яңа Гасыр» республика иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты рәисе Алсу Габдрахман кызы Тарханова. Әлеге сөйләшүдә Дәүләт Советы депутатлары, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре катнашты.

 

«Җәмгыятьтә демографик сәясәтне камилләштерү, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә институтын пропагандалау – уртак бурычыбыз», – диде Алсу Тарханова. Җәмгыятьтәге тискәре тенденцияләр, демографик кризис, яшьләрнең гаилә тормышына әзер булмавы һәммәсе гаиләдә чагыла. Яшьләр гаилә корырга, балалар табарга теләми, яңа өйләнешүчеләр гаилә тормышына, хуҗалыкны алып баруга өйрәнмәгән. Балаларны һәм мораль, һәм физик көчләүләр көчәю, сәламәтлек һәм экология проблемалары, наркоманиянең көчәюе, ел саен ун меңнәрчә балаларның төрле тайпылышлар белән тууы – болар сагайта торган бик куркыныч сигналлар. «Ситуация бик киеренке. Килеп туган вазгыятьне икътисадый проблемаларга гына сылтарга ярамый. Балалар тууны арттыру гына түгел, иң мөһиме – сәламәт балалар тусын! Яшьләрне менә шуңа әзерләргә кирәк», – диде спикер.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар