Логотип
Яңалыклар

Яңа үзчикләүләр кертеләме?

Соңгы атналарда халык арасында илдә булган коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле июль башында кабат үзчикләүләр кертеләчәк, шәһәрләр ябылачак дигән имеш-мимешләр таралды. Кремль вәкиле бүген моңа ачыклык кертте.

Бүген Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова чираттагы матбугат очрашуында яңа үзчикләүләр кертелмәячәген әйтте. «Бүгенге көндә бернинди чикләүләр кертү планлаштырылмый. Социаль челтәрләрдә чыккан шәһәр ябу турында фейклар чынбарлыкка туры килми», — диде Лилия Галимова. Ул барлык рәсми мәгълүматның бары тик республиканың оператив штабыннан гына килүен әйтте. Бүгенге көндә Татарстанда пандемия белән бәйле вазгыять контрольдә тотыла. Көн саен Covid-19 инфекциясе белән зарарлану очраклары теркәлсә дә, барысы да штат режимында.


Оператив штаб хәбәр итүенчә, бүген Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа 40 очрагы теркәлгән. Авыручылар арасында бер бала да бар. 10 авыруны хастаханәгә салганнар, калганнары өйдә дәвалана. Иң күп авыручылар саны Казанда теркәлгән. 22 кеше. Хәзерге вакытта республикада covid-19 вирусыннан 1174 кеше дәвалана. 14 кеше үлгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар