Логотип
Яңалыклар

WorldSkillsка әзерлек атналыгы

2019 елның 21–27 гыйнварында Казанда WorldSkills (Competition Preparation Week) стандартлары буенча һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатына әзерлек атналыгы уза. 
 
Бу турыда “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи, ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» Берлегенең генераль директоры урынбасары Карина Саликова сөйләде. 
 
“Чемпионат тел-теш тидермәслек итеп узачагына ышанам. Татарстан, Россия һәм бөтен дөньяда профессиональ күнекмәләрнең киләчәк өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңлаячаклар, дип өметләнәм», – диде Дэвид Хоуи. Ул шулай ук эшче һөнәрләрне үзләштерү «карьера баскычлары буйлап күтәрелү өчен дөрес юл», дип билгеләде.
 
Әлеге атналыкта исә 62 илдән 600 кеше катнаша. Алар – Директорлар советы, WSI секретариаты,  WSIда катнашучы илләрнең делегацияләре башлыклары, техника һәм рәсми делегатлар, экспертлар, тим-лидерлар, оештыру комитеты әгъзалары, партнерлар һәм башкалар. 
Атналыкта чемпионатка әзерлек барышы тикшереләчәк. Шулай ук атналыкта катнашучылар Чемпионат өчен махсус төзелүче «Казань Экспо» үзәген,  WorldSkills Авылын караячак. 
 
Чара кысаларында «Бер мәктәп – бер ил» укыту-өйрәтү программасына да старт биреләчәк. Әлеге программа эшче һөнәрләр престижын күтәрүгә һәм профориентацияне камилләштерүгә юнәлтелгән. 
 
Шушы көннәрдә Дөнья чемпионаты башланырга калган көннәрне саный торган Стела да ачылачак. 
 
Исегезгә төшерәбез:  WorldSkills Kazan 2019 22–27 августта уза. Анда алтмыштан артык илдән 1600 дән артык конкурсант катнаша. Алар 56 компетенция буенча ярышачак. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар