Логотип
Яңалыклар

WorldSkills Russia чемпионаты финалында катнашу хокукы өчен 140 татарстанлы көч сынашачак

Сайлап алу ярышларында республика исеменнән конкурсантлар, экспертлар һәм тим-лидерлар чыгыш ясаячак.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Эшче һөнәрләр буенча "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалында катнашу хокукына ия булу өчен Татарстаннан 140 конкурсант көч сынашачак.

Яшь профессионаллар финал ярышларында республиканы 70 "ВорлдСкиллс" компетенциясендә һәм 45 "ВорлдСкиллс юниорлар" компетенциясендә тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, WorldSkills Russia чемпионатында Татарстаннан 115 эксперт һәм 15 тим-лидер катнашыр дип планлаштырыла.

 

"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалына сайлап алу ярышлары 2019 елның 15 мартыннан 30 апреленә кадәр Россия Федерациясенең 21 субъектында 79 "ВорлдСкиллс" компетенциясе, 59 "ВорлдСкиллс юниорлар" компетенциясе һәм 5 "Зирәкләр осталыгы 50+" компетенциясе буенча уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар