Логотип
Яңалыклар

WorldSkills Казанга якынлаша!

Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы базасында (КТНХП) 2018 елның 14–16 ноябрендә «Яшь профессионаллар» WorldSkillsRussia – 2018 төбәкара ябык чемпионаты «Зәркәнчелек эше» («Ювелирное дело») һәм «Зәркән өстәлмәләрне кырлау» («Огранка ювелирных вставок») компетенцияләре буенча ике мәйданчыкта узды. Анда Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумыннан югары күрсәткечләргә ирешкән18 яшькәчә 13 студент катнашты: «Зәркәнчелек эше» буенча – 8, «Зәркән өстәлмәләрне кырлау» буенча – 5 студент үзен танытты.
2013 елдан бирле техникум студентлары «Яшь профессионаллар»WorldSkills төбәкара, милли чемпионатларында «Зәркәнчелек эше», ә 2016 елдан «Зәркән өстәлмәләрне кырлау» буенча гел призлы урыннар алып киләләр.

Ярыш кысаларында конкуста катнашучылар эшен 4 эксперт, 13 эксперт-компатриот бәяли.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча 17 ноябрьдә Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак. Төбәкара чемпионат җиңүчеләре илнең җыелма командасы составына керәчәк һәм WorldSkillsRussia эшче һөнәрләр Милли чемпионатында Татарстан Республикасын күрсәтәчәк.

Казан 2019 елда һөнәри осталыкның дөнья башкаласы.  Ул Россиянең иң зур халыкара вакыйгасын –  45 нче дөнья чемпионаты WorldSkills Competition 2019ны кабул итәчәк.  WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр-әгъзаларның бердәм тавыш бирүе нәтиҗәсендә 2015 елда Казан әлеге хокукка ия булды. Россиядә бу хәрәкәт 85 төбәкне колачлый һәм кадрлар әзерләү юнәлешендә приоритетлы проект исәпләнә. Дөнья Чемпионаты Казанда 2019 елның 22–27 августларында узачак. Анда 66 илдән 1600 конкурсант катнашачак һәм 56 компетенция буенча ярышачак. WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына һәм аның чараларына 250 мең кеше килер дип көтелә.                                                                                           

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар