Логотип
Яңалыклар

Удмуртиядә үле әнисе белән калган тагын бер бала табылган

Элегрәк Удмуртиянең Можга шәһәрендә балалар церебраль параличыннан интегүче  13 яшьлек малайның вафат булганы турында хәбәр иткән идек. Төбәк башлыгы Александр Бречалов социаль хезмәтләргә ялгыз яшәүче әниләрне тикшереп  чыгарга кушкан. 

Социаль челтәрләр хәбәр итүенчә, Удмуртиядә үле әнисе белән калган тагын бер бала табылган. Элегрәк Удмуртиянең Можга шәһәрендә балалар церебраль параличыннан интегүче  13 яшьлек малайның вафат булганы турында хәбәр иткән идек:  http://syuyumbike.ru/news/actual-tema/bkhetsezlekme-bitaraflykmy.Төбәк башлыгы Александр Бречалов социаль хезмәтләргә ялгыз яшәүче әниләрне тикшереп  чыгарга кушкан. 

«Шундый тикшерүләрнең берсе барышында социаль хезмәт вәкилләре Ижевскиның Ленин районындагы фатирга керә алмаган. ...ишекне ватарга карар кылынган. Шулай итеп, биш көн элек әнисе пневмониядән вафат булган ике яшьлек сабыйның гомерен саклап кала алдык», – дип хәбәр итте Александр Бречалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар