Логотип
Яңалыклар

«Тәртип» радиосының үз дулкыны бар

«Тәртип» радиосы тапшыруларын Казанда 14 августан 93.1 FM дулкынында тыңларга мөмкин. Август ахырларында аның дулкыннары Чаллыга да барып җитәчәк.

Аерым ешлыкка кире кайту Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән  очрашканнан соң мөмкин булган.  «Чын күңелдән, бөтен халык исеменнән Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтәсем килә. Кешелекле булганы һәм, шушы эшнең кирәк икәнен аңлап, барыбер бер хәерле нәтиҗәсен чыгарып, халыкка яңадан бүләк итеп, „Тәртип“ не кайтарганы өчен», — диде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Татар-информ» агентлыгына. 


Моңа кадәр «Тәртип» радиосы «Болгар» радиосы дулкыннында тәүлегенә алты сәгать эфирга чыга иде. «Үз дулкыныбызны булдыргач, башка форматта эшләячәкбез дигән сүз түгел. Нигезе шулай калачак.  Безнең максат — үткәннең яхшысын бүгенгегә кайтару» – ди баш мөхәррир. 
Фото «Интертат» сайтыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар