Логотип
Яңалыклар

Әтнә театры Кыргызстан шәһәрләренә  татар мәдәнияте сукмагы  сала

Кыргызстанның Каракол шәһәрендәге мәдәният учагында беренче тапкыр татар көе яңгыраган. Әтнә театры анда театральләштерелгән концерт куя. 


Кыргызстанның Каракол шәһәрендәге мәдәният учагында беренче тапкыр татар көе яңгыраган. Әтнә театры анда театральләштерелгән концерт куя. 


 «Театр Кыргызстанга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырылды», – диде театр директоры Ленур Зәйнетдинов бу уңайдан узган матбугат очрашуында.


  Әтнәлеләр Бишкәк, Каракол, Җәлалабад, Ош шәһәрендәге концерт куйган. Каракол шәһәрендә, гомумән, беренче татар концерты уза. Ә  Җәлалабадта соңгы 15 елда сәхнәдән татар моңы ишетелмәгән булган. Шуңа күрә дә  әлеге шәһәрләрдә яшәүче татарлар  гына түгел, кыргызлар да, үзбәкләр дә Татарстаннан килгән кадерле кунакларны бик җылы каршылаган. «Минем театрда эшләү дәверемдә ул кадәр күп чәчәк алганым булмагандыр», – диде  актриса Рәзилә Шәрифуллина.

Театральләштерелгән концерт сценариен маркетинг буенча директор урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова язган.   
Моның өчен ул Кыргызстан татарлары тарихын махсус өйрәнгән.  «XVIII–XIX гасырлардан ук Россия Империясе белән Ефәк юлны бәйләүче татар сәүдәгәрләре нәселе анда. Бик затлы татарлар. Гомумән, татарларның дәрәҗәләре зур Кыргызстанда. Ош Һәм Җәлалабад шәһәрләрендә килеп туган вазгыять аркасында күңел ачу чаралары кичектерелгән иде. Бары тик безгә генә концерт куярга рөхсәт  ителде. Бу инде җирле татарларның һәм үзебезнең Татарстанның, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның абруе зур булуын турында сөйли», – диде ул.  «Гомумән, бу сәфәрдән  мин бер халыктан да ким түгеллегебезне, дәрәҗәбез зур булуын аңлап кайттым», – диде Гөлүсә Батталова. 


Шагыйрә  бу концерт  өчен махсус шигырьләр язган. Театральләштерелгән тамашага ретро, халык җырлары керткәннәр. Концертка килгән тамашачыларга артистларга кушылып җырлар өчен караоке да алып барганнар. Милләттәшләребезгә бигрәк тә баянга кушылып җырлау ошаган. Хәзер ул җырларның  язмаларын сорап шалтыраталар икән. 


«Үзебезнең Татарстаныбызда яшәгәнебезгә  бик сөенеп кайттык», – диде артистлар очрашу ахырында. Кыргызстан шәһәрләрендә күрсәтелгән әлеге концертны  Әтнә районы халкы да күрә алачак. Ул  «Кара. Укы. Җырла» дип аталачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар