Логотип
Яңалыклар

Тиредәге шик тудырган миңнәрне табибларга бушлай күрсәтергә була

 Республикада күп балалы ата-аналар өчен «Меланома Стоп»  медицина-социаль хәйрия акциясе  башлана. 


 «Яман шеш авырулары арасында тиредәге онкологик авырулар беренче урында тора. Гадәттә меланома өченче, дүртенче стадиясенә җиткәндә генә  мөрәҗәгать итәләр. Бу авырудан бердәнбер профилактика –  үз-үзеңне карап, тикшереп тору»  –  ди Татарстанның баш онкологы Эдуард Ногманов. Тәндәге миңнәрнең төсе үзгәрсә, тиз үссә, кычыта йә каный башласа, кичекмәстән  табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары тик кешеләрнең үзләренә карата актив позициясе генә бу авырудан алып кала ала. 


 Тиредә яман шеш авыруларын профилактикалау максатыннан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән Сигал исемендәге  Республика клиник онкологик диспансеры һәм СЛ клиникасының фәнни-тикшеренү дерматология үзәге «Меланома Стоп» проектын гамәлгә ашыра. Бу проект кысаларында күп балалы  ата-аналар  табибларга бушлай күренеп, кирәк булган очракта җитди тикшеренүләр уза ала.  


Пациентларны Казанда  Павлюхин урамы, 37 адресы буенча клиникада  һәм  Чаллыда Республика онкологик диспансерының Яр Чаллы проспекты, 18 А адресы буенча филиалында  кабул итәләр. Моның өчен  Казанда: 89172234777; Чаллыда 89872279115  номерларына шалтыратып алдан язылу зарур. 
Шулай ук ерак районнарда яшәүчеләр шик тудырган миңнәрен дистанцион рәвештә тикшертә ала. Белгечләргә аны фотога төшереп  җибәрергә кирәк. 


Проект 16 майда башланып ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар