Логотип
Яңалыклар

Тинчурин театрында иҗади остаханә ачылды

Казанның Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар дизайнеры, модельер Наҗия Галимованың иҗади остаханәсе ачылды.

Казанның Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар дизайнеры, модельер Наҗия Галимованың иҗади остаханәсе ачылды. Тамашачылар монда дизайнер киемнәре, төрле эшләнмәләр белән таныштылар. Кунаклар каршында Татарстанның атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина чыгыш ясады, Gauga татар рок-төркеме фронтмены Оскар Юнысовның акустик концерты узды.
Студия театрның колонналар залында эшләячәк. Остаханә театр тамашачылары өчен ачык, аны спектакль алдыннан да, антракт вакытында да карарга мөмкин булачак. Моннан тыш, ул «мәдәни няня» сыйфатында да эшләячәк – ата-аналар спектакль караган вакытта балалар дизайнер белән төрле иҗади остаханәләрдә шөгыльләнә алачак. Наҗия Галимова тамашачыларга татар костюмы тарихы, аның хәзерге торышы турында сөйләячәк, төрле мастер-класслар, иҗади кичәләр уздырачак. 
Наҗия Галимова Тинчурин театрының костюмнар буенча рәссамнарына консультацияләр дә уздырачак. Дизайнер белән театрның беренче уртак эшен режиссер Илгиз Зәйниевнең «Мәдинә» спектаклендә күрергә мөмкин. Бу тамаша 2022 елның апрелендә сәхнәгә куелачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар