Логотип
Яңалыклар

Тинчурин театрының «Могҗиза» студиясе фантастик әкият әзерли 

Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикләнгән балаларның «Могҗиза» студиясе «Миһербанлык» спектакле премьерасын күрсәтә. Тамашада сәламәтлеге чикле балалар һәм Тинчурин театры артистлары катнаша. 

Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикләнгән балаларның «Могҗиза» студиясе «Миһербанлык» спектакле премьерасын күрсәтә. Тамашада сәламәтлеге чикле балалар һәм Тинчурин театры артистлары катнаша. 
«Миһербанлык» дип исемләнгән фэнтези тормыш авырлыкларын җиңәргә, калыпларга буйсынмый үзең теләгәнчә эшләргә һәм хыялларны тормышка ашыру хакында, дип сөйләде «Могҗиза» студиясе кураторы Зөлфия Бәшәрова. 
Спектакльдә дүрт бала – Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир, интернет челтәрләрендә «Ялкынлы шәһәр» уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Әмма, ни кызганыч, тормышта берсенең генә дә чын дусты юк. Төрле язмышлы, тормыш авырлыкларыннан интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут (электричество) бетү яшәешкә чыгара. Алар үзләренең чынбарлыгы белән күзгә-күз очраша. Әмма «Ялкынлы шәһәр» уеныннан килгән «бүләкләр» аларга тормышка башка яктан карарга ярдәм итә. Урамга алып чыга. Тере дуслар белән таныштыра.   
Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» Инициатива төркеме җитәкчесе Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнә. 
Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елның язында оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерә. «Могҗиза» театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия ханым Бәшәрова. 
Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы җиде бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15 кә җитте. «Могҗиза»ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли.
Хөрмәтле журналистлар, Сезне премьерага чакырып калабыз. 
Элемтә өчен: +7 927 430-68-82  tinchurinteatr1933@gmail.com Гөлназ Бәдретдин
Тинчурин театры матбугат үзәге 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар