Тинчурин театрында күптән көтелгән премьера: «Идегәй»

«Ул Тинчурин театрында яңалык та, борылыш та булачак», – ди спектакль хакында режиссёры Туфан Имаметдинов.
«Идегәй» – татар халкының иң танылган тарихи эпосларының берсе. Ул Алтын Урда таркалу чорында булган тарихи вакыйгаларга нигезләнгән. Нәкый Исәнбәтнең әлеге дастанын күпләребезнең укыганы бардыр. Тинчурин театры дастан нигезендә спектакль чыгара. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.
Премьера чыгу уңаеннан үткәрелгән матбугат очрашуында режиссёр спектакльнең яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән булуын әйтте. Анда экшен элементлары да булачак. Татарга якынайтыр өчен Сабантуй образын да керткәннәр. Туфан Имаметдинов премьераны татарча «Властелин колец» дип атады.
Төп герой Идегәйне – яшь актёр һәм режиссёр Илнур Гарифуллин башкара. Туфан Имаметдинов тәне белән яхшы идарә итә белгән актерны сайлавын әйтте. Спектакль өчен бу үтә дә мөһим икән. Моннан кала, Илнурның йөзе дә үзенчәлекле.
«Идегәй» спектакленең төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслык һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт диелә журналистларга таратылган мәгълүматта.
Премьера 26-27 гыйнварда узачак.
Фото: К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сайтыннан алынды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.