Логотип
Яңалыклар

Театрда – лекция-әңгәмә

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Кунак бүлмәсе»ндә лекция-әңгәмә узды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Кунак бүлмәсе»ндә, театр журналистлары клубы эше кысаларында профессор, филология фәннәре докторы Нурфия Йосыпованың « XX гасырның икенче яртысында татар драматургиясе үсеше» темасына лекция-әңгәмә узды.

Очрашуда Казан Федераль Университетының милли һәм глобаль медиа кафедрасы студентлары катнашты. Бу лекцияләр  студентларның мәдәният өлкәсендәге күзаллауларын баету, аларны театрга якынайту өчен оештырыла. 

Киләчәктә дә театр сәнгатенең күренекле һәм танылган шәхесләре белән очрашулар көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар