Логотип
Яңалыклар

Түбән Камада 30 ятим фатирлы булды

Республика программасы буенча яңа фатирларга ачкычларны республиканың берничә район яшьләренә тапшырдылар.
Бер үк вакытта Түбән Камада 30 ятим яңа фатирлы булды. Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү республика программасы буенча яңа фатирларга ачкычларны республиканың берничә район яшьләренә тапшырдылар.

Әлеге вакыйга тантаналы рәвештә үтте, дип хәбәр итә Түбән Кама районы хакимиятенең рәсми сайты. 40 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирларның ачкычлары бәхетле хуҗаларга алкышлар астында тапшырылды.

«Бүген сезнең тормышыгызда бәхетле көн. Хыялыгыз тормышка ашты – баш очында түбәгез бар хәзер. Сез Түбән Кама төзүчеләре салган фатирларда яшәячәксез, ә алар начар төзи белми», – дип мөрәҗәгать итте яңа фатир хуҗаларына Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.

Фатир алучыларның берсе – Никита Руппа. «Фатир бик ошады. Хәзер җиһаз турында кайгырта башларга кирәк. Мин Казанда яши идем, хәзер, билгеле, Түбән Камага күченәм һәм эш эзли башлыйм. Гомумән алганда, мин бик шат!», – диде журналистларга яшь егет. Район үзәгенә Городище авылыннан Елена Ишметьева гаиләсе дә күченергә җыена. «Фатир өчен бик куандык. Кызыбызга уңайлыклар тудырырбыз хәзер», – дип җиткерде ул шатлыгын.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима: «Без инде унынчы ел ятимнәргә фатир бирәбез. Шушы вакыт эчендә 1947 ятим бала тораклы булды. Бу максатларга дәүләт тарафыннан ике миллиард сумлап акча бүлеп бирелде. Программа Татарстан Президентының шәхси кайгыртуында тормышка ашырыла. Яшьләрнең беренче чиратта үзләре теркәлгән муниципаль районда фатир алу мөмкинлеге бар, әмма, күргәнегезчә, Татарстанның төрле районнарыннан Түбән Камага күчеп киләчәкләр. Бирегә Чаллыдан, Зәйдән, Әлмәттән килүчеләр бар. Чөнки шәһәр үзенә тарта, монда эре нефть һәм химия предприятиеләре эшләп тора, эш бар, торак мәсьәләсе хәл ителә», – диде ул үз чыгышында.

Татарстан – Россиядә ятим балаларны яңа йортлардан торак белән тәэмин итүче бердәнбер төбәк. Быел әлеге программа нигезендә 311 кеше тораклы булды.

сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/25/130309/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар