Логотип
Яңалыклар

«Татнефть» «Изгелек энергиясе» бәйгесен игълан итә

Алты ел дәвам иткән бу бәйгедә барлыгы 585 проект ярдәм алган. Компания халыктан социаль инициативалар көтә


Алты ел дәвам иткән бу бәйгедә барлыгы 585 проект ярдәм алган. Компания халыктан социаль инициативалар көтә.  «Изгелек энергиясе» социаль инициативалар бәйгесенә 9 номинация буенча гаризалар  кабул ителә.
«Социаль хәле начар булган катламнарны яклау», «Гаилә, әни, әти һәм балачак», «Сәламәт тормыш рәвеше һәм туризм», «Фән һәм белем», «Мәдәният һәм сәнгать», «Мәдәни мирасны саклау», «Әйләнә-тирә һәм хайваннарны саклау», «Яшьләр проекты», «ТР көньяк-көнчыгышында картинг-клублар үстерү» номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.  Бәйгегә балигъ булган һәркем, коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Гаризаларны агымдагы елның  9 мартына кадәр бирергә була.
Барлык мәгълүматны www.bf-tatneft.ru  сайтына кереп укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар