Логотип
Яңалыклар

Татарстанга коронавирустан дарулар кайткан

Бүгеннән, ягъни 11 июньнән, Россия регионнарына, шул исәптән Татарстанга да коронавирусны дәвалый торган дару препараты кертелә башлый.

Бүгеннән, ягъни 11 июньнән, Россия регионнарына, шул исәптән, Татарстанга да коронавирусны дәвалый торган дару препараты кертелә башлый. Әлеге препаратны Россиянең турыдан-туры инвестицияләр фонды һәм «ХимРар» компаниясе төркеме берлектә җитештергән. Даруны уйлап табучылар COVID-19 вирусына карата нәтиҗәлелеге 80 процент дип белдерә. 
Препаратны Россиянең 35 төбәгендә алачаклар. Бу исемлектә Татарстаннан тыш Мәскәү, Ленинград, Новгород, Киров, Екатеринбург, Түбән Новгород өлкәләре дә бар. 
Июнь аенда Россия хастаханәләренә әлеге препарат 60 мең курс күләмендә тапшырылачак. Кирәк була калса, җитештерүчеләр аны 2 млн. курска кадәр дә җиткерә алачакларын белдергән. Япония җитештерелгән препаратның аналогы булган бу даруның һәр кабына цифрлы код беркетеләчәк. Аның чынлыгын телефондагы «Честный знак» кушымтасы аша тикшереп булачак. Препарат ирекле сатуда юк, аны бары тик хастаханәдә, табиб күзәтүе астында булучыларга гына билгелиләр һәм ул мәҗбүри медицина иминияте нигезендә, пациентларга бушлай бирелә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар