Логотип
Яңалыклар

Татарстанга килгән кунакларга рус композиторлары әсәрләре тәкъдим ителә

2 июньнән 7 июльгә кадәр Казанда Сергей Рахманинов исемендәге Халыкара «Белая сирень» фестивале уза. Ул инде Казанда берничә ел рәттән уздырыла иде. Быелгысы илебездә футбол буенча Дөнья чемпионаты узасы көннәргә туры килә. Бу җәһәттән фестивальне оештыручы – Россиянең халык артисты, Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Александр Сладковский белән матбугат очрашуы булып узды. 
Татарстан башкаласы Казанда узасы футбол матчларын карарга килгән чит ил кунакларына рус халкының бөек композиторлары әсәрләрен симфоник оркестр башкаруында тәкъдим итәчәкләр.
Фестиваль, әйткәнебезчә, 2 июнь көнне кичке биштә татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшев исемен йөртүче Зур концертлар залында башланып китә. Бу көнне Олли Мустонен чыгыш ясый. Симфоник оркестр белән Юрий Башмет дирижерлык итәчәк.
16 июньдә шушы ук залда солистлар Денис Мацуев, Александр Зингер, Андрей Ивановлар чыгышын тыңларга мөмкин. Оркестр белән Александр Сладковский дирижерлык итә.
Фестиваль кысаларында Полина Осетинская, Дмитрий Маслеев, Екатерина Мечетина, Филипп Копачевский, Варвара Кутузова, Джордж Харлионо, Илья Папоян чыгышларын тамаша кылырг мөмкин булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар