Логотип
Яңалыклар

Татарстанда «Янәшә ярдәм! Помощь рядом» акциясе тәмамлана

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелгән әлеге акция вакытында авыр хәлдә калган татарстанлылар волонтер, финанс, мәгълүмати һәм башка төрле ярдәм алдылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелгән әлеге акция вакытында авыр хәлдә калган татарстанлылар волонтер, финанс, мәгълүмати һәм башка төрле ярдәм алдылар.

 Волонтерлар республика буйлап авыр хәлдә калган татарстанлыларга азык-төлек җыемының соңгы партиясен тарата.  Мондый ярдәмне 55 мең гаилә алды. Барысы 220 мең азык-төлек җыемы әзерләнде.  Волонтерлар хәрәкәтенә Ак Барс банкы хезмәткәрләре дә кушылды.  Хезмәт,  халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгариф министрлыгы һәм муниципалитетлар азык-төлек җыемы алучылар исемлеген әзерләде. Аларга ветераннар, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр, медицина хезмәткәрләре,  шулай ук пандемия аркасында зыян күргән тармаклардагы эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр керде. Хәйрия акциясенең актив катнашучылары предприятие башлыклары, бизнесменнар, җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр.

«Бүгенге вазгыятьтә авырлыкларда ялгыз булмавың, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булучылар барын белгертү мөһим», – диде Татарстан Президенты әлеге акциянең  асылын билгеләп. 

Фото: Ак барс созидание хәйрия сайтыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар