Логотип
Яңалыклар

«Татарстанда маска режимы әле озак сакланачак» 

Бүгенге көнгә республикада коронавирус инфекциясе йоктарган 1208 кеше теркәлгән.

Бүгенге көнгә республикада коронавирус инфекциясе йоктарган 1208 кеше теркәлгән. Ял көннәрендә авыручылар саны арткан. Узган атнада авыруның 469 очрагы теркәлсә, соңгы өч көндә ул сан 248гә җиткән. «Авыручылар саны һәр көнне 7-8 процентка арта. Әлегә вазгыять киренке»,– дип хәбәр итте бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина.

 Марина Патяшина белдерүенчә, хәзер авыручылар арасында читтән кайтканнар түгел, ә бер-берсе белән аралашып, чир йоктырганнар күбрәк. 653 очрак гаилә эчендә. Димәк, гаиләдә шәхси профилактика чаралары күрелми. Һәр бишенче кеше авыруны хезмәт коллективларында эләктергән. 196 кешенең инфекцияне ничек йоктыруы билгесез. «Монысы тагын да куркынычрак», – ди республиканың баш санитар табибы. Димәк, карантинны бозып, чыгып йөрүчеләр бар. Балалар авыручыларның 11 процентын тәшкил итә. Нигездә, аларның авырулары билгесез уза. Өлкәннәр арасында да авыручыларның яртысында авыру билгеләре юк.  Хастаханәдә 389 кеше ята, аларның дүртесе ясалма сулыш алдыру аппратларына тоташтырылган. 

Бүгенге көнгә республиканың 39 районында коронавирус очраклары теркәлгән. Иң күп авыручылар саны Казанда һәм Чаллыда. 

Билгеле булганча, 12 майдан соң Россиядә үзизоляциягә кагылышлы чикләүләрне әкренләп бетерергә тиешләр иде. Республиканың бу уңайдан план проекты бар. «Тик чикләүләрне бетерү өчен авыручылар саны арту атна буе 4-6 проценттан күп булмаска тиеш, ә бүгенге көндә ул 7-8 процент», – дип белдерде Марина Патяшина. Аның белдерүенчә, республикада маска режимы әле озак сакланачак. «Моңа күнегергә кирәк», – диде санитар табиб. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар