Логотип
Яңалыклар

Татарстанда коронавирусның икенче дулкыны булырга мөмкин

Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков туры эфирда барган «Татарстан Онлайн» программасында белдерде.


 Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков туры эфирда барган  «Татарстан Онлайн»  программасында белдерде. 


  Министр программа вакытында  халыктан килгән сорауларга җавап бирде. Әлббәттә, халыкны коронавирусның икенче дулкыны булыр микән дигән сорау борчый. Марат Садыйков бу уңайдан болай дип җавап бирде: «Мин Вольф Мессинг түгел, ярты елдан соң нәрсә буласын белә алмыйм. Тик әлеге авыру буенча башка илләрдә булган билгеле математик модельләр бар. Мин икенче дулкын булмас дип кистереп әйтә алмыйм». 


Министр әйтүенчә, халык гадәти тормышка киләсе елның февраль аенда гына кайтачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар