Логотип
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус йоктырган биш кеше авыр хәлдә

Татарстанда коронавирус инфекциясе расланган 55 кеше хастаханәдә дәвалана. Бишесе авыр хәлдә. Алар барысы да ясалма сулыш бирү аппаратларына кушылган», – дип хәбәр итте брифингта республиканың Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Татарстанда  коронавирус инфекциясе расланган 55 кеше хастаханәдә дәвалана. Бишесе авыр хәлдә. Алар барысы да ясалма сулыш бирү аппаратларына кушылган», – дип хәбәр итте брифингта республиканың Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. 
Авыручылар, нигездә, 65 яшьтән өлкән булган кешеләр. Балалар – 12 процент.  Министр әлеге инфекция белән көрәшер өчен 44 мең медицина персоналы әзерләгәннәрен әйтте. Аларның 99 проценты мондый вазгыятьтә эшләргә ризалык биргән. Бер медицина хезмәткәре яше 65 яшьтән өлкәнрәк булу сәбәпле, икенчесе авыру туганын карарга кирәк булу сәбәпле баш тарткан. 
Иртәгә Татарстанга Тайландтан 115 турист кайтачак. Алар Казан яны санаториеләренең берсенә  ике атналык карантинга ябыла.  Араларында Татарстаннан ялга киткән кешеләр дә бар. Карантин буенча чыгымнарны тулысынча Татарстан казнасы күтәрә. Бу уңайдан Марат Садыйков: «Без зур дәүләт. Кешеләрне төбәкләргә бүлеп карарга кирәкми», – дип белдерде. 
Бүгенге көндә Татарстанда 107 кешедә коронавирус инфекциясе расланган. 
Министр әлеге авыру белән бәйле начар вазгыятькә әзер булуларын әйтте. 3 мең койка-урын әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    3 тысячи всего? А где остальные 3 миллиона разместятся?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Барыбыз да авырырбыз дип уйлыйсызмы?!

      Хәзер укыйлар