Логотип
Яңалыклар

Татарстанда «Ел хатын-кызы 2023» конкурсының беренче этабы узды

Татарстанда урнашкан матур бер гадәт буенча, менә быел да «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» дип аталган конкурсның зона этаплары башланып китте.

Татарстанда урнашкан матур бер гадәт буенча, менә быел да «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» дип аталган конкурсның зона этаплары башланып китте. Чаллы һәм Болгар шәһәре мәдәният йортлары сәхнәләрендә шушы төбәкләрдән булган катнашучыларның чыгышларын инде карарга да өлгердек. Чиратта – Әлмәт, Мамадыш, Түбән Кама, Теләче, Тәтеш районнарына якын төбәкләрнеке.
Әлеге конкурста гаиләдә, эштә, җәмгыятьтә башкаларга үрнәк булып, күрсәткән тырышлыклары белән башкалардан аерылып торган хатын-кызлар һәм ир-егетләребез катнаша. Җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнә. Болар: «Хатын-кыз – ана», «Хатын-кыз – лидер», «Хатын-кыз – бизнес-леди», «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият», «Хатын-кыз – ел үрнәге», «Һөнәрем – язмышым», «Өлкән буын героинясы», «Ир-ат – лидер» һәм «Изге йөрәкле ир-ат» номинацияләре. 
Зона этапларында җиңүчеләр март башында – җиһанга яз ишек какканда Казанда узган йомгаклау этабында очрашачак. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар