Логотип
Яңалыклар

Татарстанда чикләүләр йомшартыла. Нәрсә үзгәрә?

Республика хакимияте коронавирус инфекциясе таралу вазгыяте белән бәйле керткән чикләүләрне йомшартуны дәвам итә. Нәрсә үзгәрә? Юк, әлегә зур сәүдә үзәкләре ачылмый.

Республика хакимияте коронавирус инфекциясе таралу вазгыяте белән бәйле керткән  чикләүләрне йомшартуны дәвам итә. Нәрсә үзгәрә? Юк, әлегә зур сәүдә үзәкләре ачылмый.

Бүгеннән  дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә төрле чаралар оештыра һәм үткәрә ала. Тик бер шарт белән: профилактик таләпләр сакланырга тиеш. Шул ук вакытта кеше күп җыела торган күңел ачу, мәдәни, спорт чаралары  әлегә тыела. 

Бүгеннән чит илдән кайтучылар өчен ике атналык мәҗбүри обсервация бетерелә. Шулай да кайткан туристлар һәм алар белән яшәүчеләр ике атна буе өйләрендә утырырга тиеш. 

22 июньнән мөмкинлекләре чикләнгән балалар, үсмерләр, инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләре эшли башлый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар