Логотип
Яңалыклар

Татарстанда агулы еланнар бар, сак булыгыз!

Быелгы эссе көннәр еланнарны да активлаштырып җибәргән. Күпләр хәзер табигатькә чыгу  җаен карый, андыйларга бу яңалык файдалы булырга тиеш.

Быелгы эссе көннәр еланнарны да активлаштырып җибәргән. Күпләр хәзер табигатькә чыгу  җаен карый, андыйларга бу яңалык файдалы булырга тиеш.

Безнең Татарстан территориясендә агулы еланнардан кара елан дигәне очрый. Аны тануы кыен түгел: соры аксыл фонда зигзагсыман бизәкле була алар. Бигрәк тә Югары Ослан, Тәтеш, Кама Тамагы, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Мамадыш районнарында аларны ешрак очратырга мөмкин. Еланнар черек агач, коелган яфрак, чыбык-чабык өемен үз итә. 
Табигатьтә елан чагуыннан ничек сакланырга?
Урманга барганда киемнең тыгыз тукымадан тегелгәнен сайлагыз. Аяк киеме дә каплаулы һәм калын табанлы булсын. Калын кием аша еланга чагуы кыерак.
Табигатькә чыкканда үзегез белән су һәм аллергиягә каршы берәр препарат алыгыз.

Елан күрсәгез, үзегезне ничек тотарга?
Елан тикторганнан чакмый, ул үзенә куркыныч янаганда гына агу куллана.
Бернинди дә кискен хәрәкәтләр ясамагыз.
Каршыгызга елан килеп чыкса, әкрен-әкрен генә артка чигенеп, куркынычсыз арага китегез. 
Таныш түгел районга барсагыз, алдан ук хастаханәгә бару юлларын карап куегыз. 

Елан чакса нишләргә?
Иң беренче эш итеп, аллергиягә каршы дару эчәргә һәм кичекмәстән табибка мырәҗәгать итәргә кирәк. Тизрәк барыйм диеп, чабарга, агуны ярадан суырырга ярамый. 
Елан чаккан аякка жгут салу, салкын әйбер кую шулай ук кирәкми. Бу хәлне катлауландырачак кына. 
Елан агуына каршы сыворотканы өйдә үзбелдекләнеп куллану бик хәтәр. Аны бары тик хастаханәдә генә кадыйлар, чөнки анафилактик шок барлыкка килү ихтималы бик зур. 


фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар