Логотип
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Оренбург өлкәсендә 10 концерт бирәчәк

ТР Дәүләт ансамбле Оренбург өлкәсенең 10 шәһәрендә һәм авылында «Без бергә» концерт программасын тәкъдим итәчәк. Татарстан коллективы гастрольләр турын Александровка авылындагы концерт белән ача.  Аннары Оренбург, Татар Каргалысы, Сарыкташ, Орск, Сорочинск, Бозаулык шәһәрләрендә, Плешаново, Әсәкәй авылларында чыгыш ясаячак. 

«Күп еллар дәвамында безнең коллектив Оренбург өлкәсендә үз концертларын куймады. Без бу бушлыкны тутырырга,  өлкә шәһәрләре һәм авыллары буйлап зур гастрольләр белән чыгарга булдык», – дип ассызыклады ансамбль директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков.

Коллектив җитәкчесе сүзләренчә, «Без бергә» концерт программасы исеме очраклы гына сайланмаган. 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде, ә республика – татар, рус, чуаш, удмурт, мордва, марилар һәм 130 артык милләт вәкилләре өчен уртак йорт.

«Программабыз, нигездә, татар җырларыннан һәм биюләреннән формалашкан. Без татар милли мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә аерым басым ясыйбыз, – дип билгеләп үтте Юрий Жуков. – Әмма безнең программа теләсә кемнең күңеленә ятышлы. Без халык иҗатын аңлаешлы һәм гади итеп тәкъдим итәбез».

«Без бергә» программасына «Зөбәрҗәт» лирик татар җыры, «Весялуха» белорус биюе һәм «Субботея» дәртле рус биюенең күршелеге уникаль төсмер бирә. Ә «Тыпырдау» һәм «Себерчә» хореографик номерлары тамашачыларны Себер татарлары фольклоры белән таныштырачак. Моннан тыш, программага шулай ук мордва фольклоры, хәтта Мексика һәм Куба халык җырлары кергән. 
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар