Логотип
Яңалыклар

Татар яшьләре көннәре 25 мәртәбә узды!

Татар яшьләре көннәре беренче тапкыр 1990 елда ук уздырыла. Шуннан бирле ул берөзлексез үткәрелеп килә. Чараның чирек гасырлык юбилее уңаеннан, оештыручылар Татар яшьләре көннәренә нигез салган «ветеран»нарны да чакырды.
25 ел вакыт узса да, Татар яшьләре көннәре башлангыч чорында куелган максатларына хәзер дә тугъры кала. Ул да булса – Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган теленә һәм халкыбыз тарихына карата кызыксыну уяту.

Татар яшьләре көннәрендә Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, Казахстан, Украина, Австралиядән барлыгы 180 яшь милләттәшебез килгән. Алар арасында иң зур делегация Удмуртия республикасыннан. «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина әйтүенчә, зур квоталар фәкать ел дәвамында яхшы эшләгән һәм күп проектларны тормышка ашырган төбәкләргә генә бирелә. Бу республика нәкъ шундыйлардан икән.

Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлеге әгъзасы Ләйлә Шәймөхәммәтова быелгы Татар яшьләре көннәрендә дүртенче тапкыр катнаша икән. Аның бу чара белән танышуы 2011 елда башланган.

- Нәкъ менә 2011 елда татарлар турындагы күзаллавым бөтенләй үзгәрде. Миңа гадәти булып тоелган эшчәнлекнең дә үз проблемалары барлыгына төшендем. Татар милләтеннән буларак, мин үзем дә безнең эшчәнлеккә  яшьләрне җәлеп итә, һәр яшь кеше «Мин – татар!», дип горурланып әйтә алу мөмкинчелеген тудыра алуымны аңладым, – дип сөйләде «Intertat.ru» хәбәрчесенә Ләйлә Шәймөхәммәтова.

Удмуртия республикасы делегациясе җитәкчесе әйтүенчә, быел алардан форумга 13 кеше килгән. Һәр елны аларның делегациясе 10 кешедән дә кимрәк булмый икән. Башкарган хезмәтләрен күргәннәре өчен алар «Идел» яшьләр үзәгенә рәхмәтле. Татар яшьләре көннәренең 25 еллыгын үткәрү дәвамында удмуртиялеләр үзләрендә уңышлы гына тормышка ашырыла торган чараларны уздырган. Алар арасында таныштыру буенча тренинглар, «Татар кызы-2015» кебекләре бар. Шулай ук Можга шәһәрендә үткәрелә торган Балалар сабантуен да тәкъдим иткәннәр. «Татар яшьләре көннәре – төбәкләр арасында тәҗрибә уртаклашу, мәгълүмат алышу өчен шәп мәйданчык. Әлеге чарадан һәрвакыт яңа идея, максатлар белән кайтасың. Сарытау яшьләренең авыл мәктәпләренә баруга багышланган проекты башка төбәкләрдә дә тормышка ашырылырга лаеклы. «Аулак өй» чарасы исә инде күп еллар дәвамында уздырыла. Татар яшьләре көннәрендә алган хис-кичерешләр мәңгегә хәтердә кала. Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Иннополис шәһәренә, гомумән, Казанга экскурсияләр вакытында без Татарстанга көнләшәбез дә, аның белән горурланабыз да», – дип сөйләде Ләйлә.

Белгәнебезчә, бер атналык чарада яшь делегатлар үзләре дә төрле кызыклы программалар тәкъдим иткән. Соңгы арада Мәскәүдә уздырылган «Табышмак» квесты, Самар өлкәсе яшьләре уйлап чыгарган татар классиклары әсәрләренә  нигезләнгән әдәби кичәләр шуларга мисал булып тора.

Моннан тыш, бер атналык чарада татар теле, тарих, дин, вокал, хореография, гарәп каллиграфиясе буенча дәресләр оештырылган. Делегатлар шулай ук түгәрәк өстәлләрдә, семинар-тренингларда катнашкан. Хакимият вәкилләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән дә аралашу мөмкинлеге тудырылган. Татар яшьләре «Татар кызы», «Татар егете» кебек иҗади бәйгеләрдә үз көчләрен сынаган.

Татар яшьләре көннәре 25 еллыгын билгеләп үтү сәбәпле, шушы әһәмиятле чарага нигез салучылар да килгән. Форум ачылышына Ирек абый Гариф, мәсәлән, Австралиядән тикле кайткан. «Сөембикә» журналы мөхәррире урынбасары Гөлнур Сафиуллина, «Болгар» радиосы дикторы Миләүшә Насыйбуллина, филология фәннәре кандидаты, КФУның татар әдәбияты тарихы кафедрасы доценты Таһир Гыйләҗев, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм башкалар килгән.

Чарада мөһим вакыйга булып Татар яшьләре көннәренең резолюциясен кабул итү торды. 25 ел уздырылу дәвамында чараны оештыручылар да, делегатлар да теләгән максатларына ирешә килә.

- Татар яшьләре көннәре барлык милли проектларга нигез сала. Ул аларның иң беренчесе, алга таба да шулай булып калачак. Делегатлар тарафыннан яңа проектларны барлыкка китерергә дигән яңа тәкъдим дә яңгырады. Әлеге чарага татар яшьләренең иң асыл егет-кызлары гына җыела. Алар тарафыннан билгеләнгән планнар, алга куелган максатлар һәрвакыт зур этәргеч булып тора. Чөнки татар яшьләре көннәренә Россия төбәкләрендә иң актив эшләүче яшь милләттәшләребез килә, – дип белдерде Ләйсән Сафина.

Әйтергә кирәк, Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар «Идел» лагеренда яшәде. Монда мәдәни-спорт комплексы да төзелеп килә. Быелның ноябрь аенда аны ачарга ниятлиләр. Шул сәбәпле, киләсе елларда узачак бу чара масштабларын тагын да киңәйтер. Яңа бинада төрле чаралар - дәресләр, мастер-класслар уздырырга җыеналар.

сылтама: http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/48210-tatar-yashl%D3%99re-k%D3%A9nn%D3%99re-25-m%D3%99rt%D3%99b%D3%99-uzdyi.html
автор: Алинә Миңневәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар