Логотип
Яңалыклар

​Татар хатын-кызлары һәр эштә алдырып бара

Шушы минутларда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында оештырылган  дискуссия мәйданчыкларының эше башланды. Алар “Татар рухы: тел һәм мирас”, “Гаилә, демография, милли тәрбия”, “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” темаларын багышланган. Беренчесе татар телен һәм татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышуга корылган булса, соңгысы татар эшкуарларының проблемаларын уртага салып сөйләшү урыны дип билгеләнгән. Дискуссияне башлап җибәргәндә үк татар халкының киң күңеллелегенә, ярдәмчеллек, меценатлык, хәйрия эшләренең татар тормышында аерым урын алып торуына басым ясалды. “Татар халкында ятимнәр дә, картлар йортлары да моныңчы булмаган, алга таба да булмас”, - дигән фикер яңгыратылды. Шуны җөпләп, Казакстан килгән Суфия Хәйруллина һәм Мөнирә апа Хөснетдинова “Бездә ятим бала юк” дип аталган хәйрия фондының эше турында сөйләде. Оренбург делегаты Рушания Аббасова этнотуризм юнәлешен яктыртып, “Идел-Урал” туроператоры эше белән таныштырды. Польшадан килгән Урсула Азанович һәм аның ике шундый ук яшь иптәше чит илдә татар мирасын саклаучылар булып чыкты, ә Әзербәйҗан кызлары Сафия Низаметдинова (IT өлкәсендәге хатын-кызлар вәкиле) белән Динара Хәйруллина исә эшмәкәрлек өлкәсендә хәлләребез ничегрәк микән дип, бу дискуссия үзәгенә кызыксынып килгәннәр.  

Аларның һәрберсе "Сөембикә" журналы белән яхшы танышлыгы турында белдерде,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар