Логотип
Яңалыклар

«Татар егете-2016» милли төбәк конкурсында катнашучылардан заявкалар кабул ителә

Яр Чаллы «Шатлык» яшьләр үзәге «Татар егете-2016» милли төбәк конкурсында катнашучылардан заявкалар кабул итә. Бәйгедә 15-23 яшьлек егетләр катнаша ала.

Конкурсның сайлап алу турын 2016 елның февраль аенда үткәрү ниятләнә. Жюрига егетләр үзләрен күрсәтергә, гореф-гадәтләрне, татар халкы бәйрәмнәрен һәм йолаларын белүләрен исбатларга, шулай ук белем һәм иҗади яктан ярышырга тиеш була.

«Татар егете-2016» шәһәр ярымфиналы 18 февраль көнне уздырылыр дип планлаштырыла. Шәһәр этабының финалы һәм төбәк сайлап алу туры мартка билгеләнгән. 7 апрель көнне төбәк өлешенең суперфиналы уздырылачак. Бәйге нәтиҗәләре буенча «Татар егете-2016»дә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Заявкаларны 15 октябрьгә кадәр mc-shatlyk@mail.ru электрон адресына «Татар егете» дигән тамга белән җибәрергә була. Тулырак мәгълүматны 8 (8552) 39-94-85 номерлы телефон буенча белергә мөмкин.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/14/114572/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар